2025 елда «Безнең ишегалды» республика программасы 95%ка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
3 сентябрьгә юл эшләре 98% ка үтәлгән. Республиканың 11 районындагы 591 ишегалдында эшләр тулы күләмдә тәмамланган. Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарындагы 82 ишегалдында эшләр тәмамланырга тиеш. 10 сентябрьгә кадәр - 43 ишегалдында, 20 сентябрьгә кадәр - 27 ишегалдында, 30 сентябрьгә кадәр 12 ишегалдында юл эшләрен төгәлләү планлаштырыла
. 653 ишегалдында тышкы яктырту җайланмаларын урнаштыру төгәлләнгән. Республика буенча үтәлеш - 99%. Казанда, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама районнарында 18 ишегалдында эшләр дәвам итә. 10 сентябрьгә кадәр яктырту эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Җайланмаларны монтажлау 88%ка башкарылган: 11 районда 522 ишегалды. Монтаж эшләрен 20 сентябрьгә кадәр 115 ишегалдында төгәлләргә калган.
Бүген тәмамланган объектларны кабул итү дәвам итә. Узган 2 атна эчендә Казанга, Әгерҗе, Биектау, Алабуга, Зеленодольск, Лениногорск һәм Нурлат районнарында тикшереп чыкканнар.
Сентябрь башына кабул ителергә тиешле 677 ишегалдының әлегә 119ы кабул ителгән. Кабул итүгә комачаулый торган типик искәрмәләр ешрак ачыклана: төзелеш чүп-чарлары булган пычранган грунт; мәгълүмат стендларында балалар өчен җайланмалардан файдалану кагыйдәләренең булмавы; җайланмаларны монтажлау технологияләренең бозылуы; асфальтта төзелеш техникасы эзләренең булуы; ишегалды территориясеннән су чыгару системасында хилафлыклар.
Соңгы 3 атнада республиканың 16 районында яшәүчеләрдән 916 мөрәҗәгать теркәлгән. Күпчелек мөрәҗәгатьләр эшләрне тәмамлау сроклары турында. Программаны гамәлгә ашыруга әзерлек 2026 елда алып барыла. Х
әзерге вакытта өстенлекле ишегалларының (Топ-200) барлык башлангыч схемалары уңышлы йөкләнгән һәм тикшерү узган. Барлык районнар да актив рәвештә милекчеләрнең гомуми җыелышларын үткәрә.