ТР Хөкүмәте йортында «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары утырышы узды. Форум Татарстан башкаласында 5-9 сентябрьдә уза. Быелгы девиз: "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог мәдәниятенә".
Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхеразыев үткәрде. Ул жюри әгъзаларына фестивальгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм аның абруе үсүен билгеләп үтте. "Казан халыкара кинофестивале үсүен дәвам итә, аның географиясе киңәя һәм катнашучылар саны арта. Быел без гаризалар саны буенча рекорд куябыз, бу безнең форумның әһәмиятен күрсәтә", - дип ассызыклады ул.
2025 елда конкурска Европа, Азия, Американың 67 илендәге һәм хәтта Австралиядәге кинематографистлардан 845 эш керде. Сайлап алу комиссиясе биш төп конкурс программасы өчен иң яхшы картиналардан шортлист формалаштырды.
Алар арасында - тулы метражлы уен, документаль һәм кыска метражлы кино, анимация, шулай ук «Милли конкурс» номинациясе, анда быел Татарстан җитештерүчеләренең 14 кинолентасы кергән.
«Алтын мөнбәр» XXI Казан кинофестиваленең халыкара жюриен быел Ресул Пукутти җитәкли - «Миллионер из трущоб» фильмы өчен «Оскар» премиясе алган Һиндстан режиссеры, тавыш режиссеры һәм саунддизайнер. Аның белән бергә эшләрне Россия, Оман, Кытай, Мисыр, Нигерия, Үзбәкстан, Иран һәм башка илләрдән экспертлар бәяләячәк.
"Алтын мөнбәр" Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, шулай ук "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.