Татарстанда бөртекле культураларны җыю төгәлләнү стадиясендә. Тагын 40 мең гектар чамасы суктырасы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык районнарның видеоконференцэлемтәсе буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Республикада барысы 1 млн 188 мең га суктырылган, ягъни барлык мәйданның 97%ы. 4,5 млн. тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 38 ц/га. Бөртекле культуралардан әле 44 мең га кукуруз җыеп аласы бар. 13 районда бөртекле культуралар җыю төгәлләнгән инде, шушы көннәрдә тагын 10 районда бөртекле культуралар җыю төгәлләнәчәк. Майлы культуралардан рапс җыю дәвам итә. Бүгенгә 117 мең га, ягъни барлык мәйданның 74%ы суктырылган.
Моннан тыш, көнбагыш һәм соя җыюга керешкәннәр. Мәйданнар шактый зур, тагын 340 мең гектарны җыеп алырга кирәк. Параллель рәвештә бәрәңге һәм шикәр чөгендере казыла, яшелчәләр җыялар.
Бүгенгә бәрәңге 2,5 мең га мәйданда чыгарылган, бу планнан 45%ы, уртача уңыш - 306 ц / га. Яшелчәләр 530 гектар мәйданда җыелган, уңыш - 192 ц/га.
Республика өчен перспективалы культураларның берсе - соя.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 10 сентябрьдә Татар фәнни-тикшеренү институты базасында соя үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узган. 2023 елда аның мәйданы нибары 8 мең гектар тәшкил иткән, ә быел 62 мең гектар чәчелгән. Шикәр чөгендере 13,5 мең га мәйданда чыгарылган, 624 мең тонна җыелган, уртача уңыш – 463 ц/га. Шикәр заводлары тарафыннан 268 мең тонна әзерләнгән, 218 мең тонна чимал эшкәртелгән, 26 мең тонна шикәр әзерләнгән.
Көзге культуралар чәчү төгәлләнеп килә, ул планлаштырылган 500 мең гектардан 450 мең га мәйданда башкарылган.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, синоптиклар фаразлавынча, киләсе атнадан явым-төшем сизелерлек булачак, ул урып-җыюга бөтен көчне куярга кушты. Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, бүгенгә республика буенча шартлыча 1 баш терлеккә 27,4 центнер терлек азыгы әзерләнгән, бу планнан 69% тәшкил итә. Силос өчен кукуруз җыю дәвам итә. 125 мең га мәйданнан 28,8 мең га яисә планлаштырылган күләмнең 23%ы җыелган. 963 мең тонна силос әзерләнгән.
Мамадыш, Балтач, Минзәлә, Буа муниципаль районнарында силос өчен кукуруз җыю әйбәт темплар белән бара. Барлыгы 4 млн. тоннага якын силос әзерләү планлаштырыла. Министр авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләренә терлек азыгы әзерләү буенча ике сменалы эш режимын оештыруны һәм терлек азыгы әзерләүне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә төгәлләүне сорап мөрәҗәгать итте.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 13 сентябрьдән республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан башланган. Алар Казан шәһәренең - 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск районының - 2 мәйданчыгында, Түбән Кама районының - 3 мәйданчыгында һәм төрле ешлык белән муниципаль районнарда уза. Беренче ярминкә атнасы йомгаклары буенча 80 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Бу 472 тонна яшелчә, 19 тонна сөт, 35 тонна шикәр, 161 мең данә тавык йомыркасы, 68 тонна ит. Ярминкәләр үткәрү өчен 960 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Министр муниципалитетларга, эшкәртү предприятиеләренә, авыл хуҗалыгы берәмлекләренә һәм кооперативларга ярминкәләр өчен продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын тәэмин итүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.