Алексей Песошин парламент тыңлауларында: Татарстан бюджетының төп параметрлары сценарий шартларының һәм ил икътисады үсешен фаразлауның база варианты буенча төзелде

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы бюджетының төп параметрлары сценарий шартларының һәм Россия икътисады үсешен фаразлауның база варианты буенча төзелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде.

Тыңлаулар ТР Дәүләт Советы бинасында узды.

ТР Дәүләт Советы сайтында парламент тыңлауларын турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.

Йомгак ясап, Алексей Песошин төп моментларга игътибар итте. Шулай итеп, ул предприятиеләрнең тотрыклы нәтиҗәле эшен тәэмин итүгә, инвестицион һәм эшкуарлык активлыгын стимуллаштыруга һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән баланслы икътисадый һәм бюджет сәясәтен саклап калу мөһим, диде ул.

Республика бюджеты дәүләт программалары ярдәмендә гамәлгә ашырылачак, программалар составында, агымдагы елдагы кебек үк, илкүләм проектлар чаралары каралган. Федераль министрлыклар конкрет проектлар буенча акчалар бүлгәннән соң, республика бюджеты составына өстәмә рәвештә чыгымнарның тиешле күләмнәре кертеләчәк.

Республика бюджеты элеккечә үк социаль юнәлешле характерда. Бу - чыгымнарның гомуми күләменең 85% чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне дә тулы күләмдә һәм тиешле сыйфат белән тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Җирле бюджетлар белән бюджетара мөнәсәбәтләр өлкәсендә аларның нисбәтлелеген тәэмин итү төп бурыч булып кала.

"Чыгым өлешенә килгәндә, чыгымнар объектив характерда дип әйтергә була", - диде Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International