Татарстан Республикасында бүгенгә 42 мең га мәйданда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу планнан 79% тәшкил итә. 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган, уртача уңдырышлылык - 490 ц/га. Шикәр заводлары тарафыннан 667 мең тонна әзерләнгән, 593 мең тонна чимал эшкәртелгән, 82 мең тонна шикәр әзерләнгән. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенгә 1346 мең гектардан артык җир эшкәртелгән, ягъни туңга сөрү мәйданнарының 87%ы, шул исәптән 515 мең гектарда тирәнтен эшкәртелгән.кайбер районнар көзге сөрүне төгәлләгәннәр инде. Министр Ютазы, Минзәлә, Сарман, Әлмәт, Биектау, Нурлат районнары хуҗалыкларына туңга сөрү темпларын арттырырга кушты.
Марат Җәббаров бу елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 151,0 млрд. сум алынган, шулардан 71%, ягъни 107,8 млрд.сум – терлекчелектән (алдагы елга карата 20%ка үсеш). Шул исәптән сөт сатудан 57 млрд. сум алынган (2024 елга карата үсеш 134%), терлек һәм кош-корт - 43,4 млрд. сум (2024 елга карата үсеш 114%).
Быелның 9 аенда 1 млн 405 мең тонна сөт савып алынган, бу 2024 елга карата 106% тәшкил итә. Алдынгылар рәтендә - Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара районнары, үсеш 78% тәшкил итә. Болар - заманча сөтчелек комплексларында алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү дәрәҗәсе югары булган районнар. Шул ук вакытта 15 районда сөт саву күрсәткечләре тискәре, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманча сөтчелек комплекслары төзү исәбенә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел 2576 башка исәпләнгән 7 сөт комплексы сафка бастырылган. Бүгенгә 22 мең сыерга исәпләнгән 23 инвестиция проекты гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә тора.
Барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында (крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар) ит җитештерүгә килгәндә, быелның 9 аенда 314 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, 2024 елга карата 102%.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар башлыклары, агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы берәмлекләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә планлаштырылган. Чара барышында 9 айда терлекчелек тармагын үстерүгә йомгаклар ясалачак һәм җитештерү күрсәткечләрен үстерү нокталарын билгеләп, җентекле анализ ясалачак.