Алексей Песошин: Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап утырышында белдерде.

Сессия башланыр алдыннан Алексей Песошин Түбән Кама күп профильле үзәк район хастаханәсендә булды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгына Республика клиник онкология диспансеры филиалын ачу планнарын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Әлеге адым шәһәрдә онкология хезмәтен системалы үстерүгә юнәлдерелгән, хәзерге вакытта ул амбулатор онкология ярдәме үзәген, химиотерапия бүлеген, абдоминаль хирургия бүлеген, гистология лабораториясен һәм күчмә паллиатив бригаданы үз эченә ала.

Тулы кыйммәтле онкология диспансерын ачу медицина инфраструктурасын үстерүдә яңа этап булачак, халыкны тулы күләмдә комплекслы һәм һәркем файдалана алырлык махсуслаштырылган медицина ярдәме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Түбән Кама онкология хезмәте быел Республика онкодиспансеры карамагына күчәчәк.

Түбән Кама районы Советының хисап утырышы Түбән Кама химия-технология институты мәйданчыгында узды.

Алексей Песошин районның алдынгы предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты, җитештерү куәтләрен үстерү планнарын бәяләде.

2025 ел нәтиҗәләре турындагы нотык белән Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев чыгыш ясады.

Барлык тышкы чакыруларга карамастан, узган ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 101% тәшкил иткән. Предприятиеләр дөнья дәрәҗәсендәге проектларны тормышка ашыра. Инвестицияләр күләме якынча 200 млрд сум тәшкил итте — бу Татарстанда 3 нче урын.

Төяп җибәрелгән продукция күләме 860 млрд сумга җиткән. Яңа мөмкинлекләр булдырыла, аерым алганда, «Алабуга-Түбән Кама» ирекле икътисадый зонасы. Икътисадка инвестицияләр җәлеп итү һәм кече һәм урта бизнесны үстерү өчен төп корал — «Түбән Кама» алдан үсеш территориясе зур өлеш кертә.

Җиде сәнәгать паркы уңышлы эшләп килә. 44 резидент компаниядә 1,5 мең кеше эшли. Гомуми табыш 33 млрд сумга җиткән. «Южный» һәм «Восток» кебек яңа шәхси парклар төзелә. «Түбән Кама» муниципаль паркы үсешнең киләсе этабына әзерләнә. Түбән Камада 7,5 меңнән артык КУЭ субъекты эшли, анда 38 мең кеше, шулай ук 30 мең үзмәшгуль хезмәт куя.

Шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр һәм бизнес белән тыгыз тандемда кадрлар әзерләүнең бердәм экосистемасы формалаша. Химия мәгариф кластерын үстерүдә стратегик партнер - «СИБУР» компаниясе. Хәзер Түбән Кама химия-технология институтын яңадан эшләтеп җибәрү бара - бу нефть химиясе предприятиеләре өчен төп югары мәктәп.

2026 елда төп корпус янында 400 урынлык 15 катлы заманча тулай торак төзелә башлаячак, бу Түбән Камага башка төбәкләрдән талантлы студентларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Узган ел Түбән Камада «СИБУРИНТЕХ-НК» уникаль үзәге ачылган. 2025 ел нәтиҗәләре буенча җирле көллият һәм техникумнарны тәмамлаучыларның 82%ы Түбән Камада эшләргә кала. Мөһим өстенлек - агросәнәгать комплексын үстерү. Узган ел акчалата керем 4,4 млрд сум тәшкил иткән, тармакта уртача хезмәт хакы — 62,7 мең сум.

Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 75 мең тоннага җиткән, уңдырышлылык - гектардан 36 центнерга якын, тулаем сөт савымы - 40,3 мең тонна (үсеш 14%). Мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны - 11 мең.

Түбән Камада экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 2025 елда шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләрнең стационар чыганакларыннан чыгарып ташлаулар 45 мең тонна дәрәҗәсендә калды. Җирле предприятиеләр "яшел" икътисадны үстерүдә актив катнашалар.

Республиканың табигатьне саклау структуралары белән тыгыз хезмәттәшлек корылган. Түбән Кама шәһәр мохите сыйфаты индексы буенча тотрыклы рәвештә лидерлар рәтенә керә. 2025 ел йомгаклары буенча район 40 программада катнашкан.

Социаль инфраструктураны үстерүгә 10 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Агымдагы елга план - 4 милли проектта, бер дәүләт программасында һәм 23 республика программасында катнашу. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 13 млрд сум җәлеп итү планлаштырыла.

Ә шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләрнең кертемнәрен исәпкә алып, социаль өлкәгә инвестицияләрнең гомуми күләме 20 млрд сумнан артып китәргә мөмкин. Узган ел нәтиҗәләре буенча 95 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Төзелешнең актив стадиясендә тагын 120 мең кв. метр.

КФЙга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Түбән Кама торак фондының 80%ы программада катнашкан инде. Бу чорда җәлеп ителгән һәм үзләштерелгән акчаларның гомуми күләме 11 млрд сумга якынлаша. Якындагы өч елда тагын 178 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла.

Узган ел республика җитәкчелеге ярдәме белән шәһәрләрдә метанда йөрүче 10 зур класслы автобус сатып алынган, бу халык өчен хезмәт күрсәтүне яхшыртуда тагын бер мөһим адым булды. Бүген шәһәрдә ташуларның 40%ы пассажирлар өчен уңайлы шартлар булган зур автобуслар белән башкарыла. Биш яңа НефАз шәһәр яны маршрутларына эшләргә чыкты.

Эштә төп өстенлекләрнең берсе - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Волонтерлык үзәкләре белән системалы эшләү, МХО сугышчылары һәм анда катнашучыларның гаиләләре, ветераннар белән даими очрашулар көчләрне берләштерергә мөмкинлек бирде. Гомуми нәтиҗә - фронтка һәм шефлыкка алынган шәһәрләргә җибәрелгән 1000 тоннадан артык гуманитар йөк. Быел МХО Геройларына мәңгелек ут янына һәйкәл куелачак, Сугышчан дан аллеясын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Алексей Песошин үз чиратында Түбән Кама районының республика икътисадына керткән өлешен югары бәяләде. Ул шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, АСК өлкәсен үстерү, ТКХ системасын алга таба модернизацияләү, медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча төп бурычларны билгеләде.

Сеесия азагында Алексей пксшин дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International