Рөстәм Миңнеханов СКА - "Ак Барс" матчын карады

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының СКА белән "Ак Барс" клублары арасындагы матчын карады. Шулай ук уенны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, СКА хоккей клубы Директорлар советы рәисе – клуб президенты Геннадий Тимченко да карадылар.

Матчта 3:1 исәбе белән СКА җиңеп чыкты. Питер клубы уенчылары исәпне беренче өлештә үк ачтылар, аннары "Ак Барс" һөҗүмчесе Артем Лукоянов исәпне тигезләде. Икенче өлештә СКА уенчылары тагын алга ыргылдылар, очрашу азагында судьялар, СКА капитаны Илья Ковальчукка каршы кагыйдәләр бозылганнан соң, өченче голны исәпкә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International