2014 елда Татарстан Республикасында 175,9 млн. сумга 75 модульле ФАП төзү планлаштырылган

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин журналистлар белән брифинг үткәрде. Ул ТРда сәламәтлек саклау өлкәсендә 2013 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм 2014 елга куелган бурычлар турында хәбәр итте.

“Быел үз алдыбызга медицина ярдәме алу мөмкинлеген һәм аның сыйфатын үстерү бурычларын куйдык. Авыруларны иртә срокларда ачыклау, халыкның гомер озынлыгын арттыру, үлемнәр санын киметү беренче планда карала”, - дип белдерде ул бу уңайдан. Министр сүзләренчә, әлеге юнәлеш буенча инде өч ел рәттән шактый хезмәт алып барылган. Аеруча авыл җирлекләрендә медицина ярдәме күрсәтү эшчәнлеген җиңелләштерү буенча хезмәт куйганнар. “Безгә авыллардагы амбулатория челтәре учреждениеләрен яңарту һәм төзекләндерү бурычлары куелган иде”, - дип ачыклап үтте бу уңайдан Гадел Вафин.

Нәтиҗәдә, соңгы ике ел эчендә генә дә 700гә якын ФАП (фельдшерлык-акушерлык пункты) төзекләндерелгән, 190 яңа ФАП төзелгән. “Ике ел эчендә авыл җирлекләрендә 190 мондый пункт төзү – яхшы күрсәткеч. Ул медицина ярдәме алу сыйфатын да арттыра”, - диде министр.

Республика буенча алганда, барысы 65 табиблык амбулаторияләре, 7 участок хастаханәсе һәм 11 поликлиника төзекләндерелгән, Казан шәһәренең Азино микрорайонындагы балалар поликлиникасы файдаланылышка тапшырылган. Соңгысы турында министр: “Әлеге поликлиника барлык әһәмиятле җиһазлар белән дә җиһазландырылган, биредә югары квалификацияле персонал эшли, тар белгечлекләр буенча эшләүче белгечләр дә җитәрлек”, - дип билгеләп үтте.

Медицина ярдәме күрсәтүне камиллләштерү буенча чаралар 2014 елда да дәвам итәчәк. Быел республиканың 43 муниципаль районында модульле 75 ФАП төзеләчәк. Моның өчен 175,9 млн сум акча бүлеп бирелгән, шуңа өстәп, шундый ук 252 учреждениене төзекләндерергә исәплиләр.

330 млн. сум исә, беренчел ярдәм күрсәтү объектлары төзү һәм төзекләндерүгә тотылачак. Андый объектлар саны – 432. Быел, шулай ук, 14 табиблык амбулаториясен һәм 3 участок хастаханәсен капиталь ремонт көтә.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллыда гомумпрактика табиблары офисы булдырырга да планлаштырылуын белдерде. Моның өчен 12, 26 млн. сум кирәк булыр дип уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International