Төп докладны ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда ТРның ЗАГС органнары тарафыннан 163 меңнән артык гражданлык хәле актлары теркәлгән (2012 елдагыга караганда 1,3% ка күбрәк). Узган елда республикада 57 мең 214 бала туган, бу 2012 ел белән чагыштырганда 2,2 % ка артык.
Шуның белән бергә республикада инде өченче ел рәттән үлемне теркәүнең кимүе күзәтелә. 2013 елда 46 мең 438 үлем турында акт төзелгән, бу 2012 ел күрсәткечләреннән 0,3 % ка кимрәк.
2013 елда республикада 33 мең 580 пар өйләнешкән, 2012 ел белән чагыштырганда өйләнешүчеләрне теркәү 1,2 % ка арткан. Аерылышучылар саны 1,5 % ка арткан һәм 15 мең 696 акт теркәлгән.
Бүгенгә ЗАГС органнары хезмәтенең 40% электрон рәвештә башкарыла.
Юрий Камалтынов Татарстан Хөкүмәте исеменнән ЗАГС органнары хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. “Сез республика халкы тормышында әһәмиятле роль уйныйсыз, һәм сезнең эшчәнлегегез Татарстан җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларга туры килергә тиеш”,- дип тәмамлады ул. Аннан соң Рәхмәт хатларын тапшыру булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты.
Кайбер актуаль мәсьәләләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.
Салым хезмәтенә 2025 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 5,5 млрд сумга тулыланырга тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм ташламалар кемгә тиеш - бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.