Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Борис Павлов: “Евросоюз һәм Татарстанның наноиндустрия өлкәсендәге хезмәттәшлеге уртак инновацион производстволар булдыру мөмкинлеге бирәчәк”
2009 елның 23 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павловның “FWC Commission 2007 – Lot n 5” ЕС проекты менеджеры Карл-Хайнц Ях белән очрашуы барышында Европа союзы һәм Татарстан Республикасының наноиндустрия өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) узды.
Сөйләшүләр барышында Европа союзы һәм Татарстан Республикасының инновацион проект һәм программаларны тормышка ашыру, наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе, проектларның инициаторлары (эшләүчеләре) һәм башкаручылары арасында турыдан-туры бәйләнешләр булдыруга юнәлтелгән уртак чаралар үткәрү мөмкинлеге каралды.
Борис Павлов Евросоюз һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлеге икътисадның реаль секторын тагын да югарырак технологик дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәрлек уртак инновацион производстволар булдыру мөмкинлеге бирәчәген билгеләп үтте.
Очрашуда “ЕС ның фән һәм технологияләр өлкәсендә Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итү буенча индикатив программасы” кысаларында уртак эшне дәвам итәргә сүз куештылар. Моннан тыш, килешүче яклар, фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү максатында, якын арада Казанда нефть химиясе, машина төзелеше һәм нанотехнологияләр өлкәсендә инновацияләр кебек мөһим юнәлешләр буенча уртак бизнес-форум оештыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Очрашуда Россия Фәннәр академиясенең “Черноголовка” инновацияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Колчанова, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгый палатасының инновацион эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет бүлекчәсе рәисе Виктор Малай катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз