Рөстәм Миңнеханов: “Без тыныч тормышыбызның ышанычлы сакланачагына инанабыз”

2009 елның 23 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу үзенчәлекле көндә кыюлык, чыдамлык, батырлык һәм гайрәтлелеге Россия дәүләтенә күп гасырлар дәвамында яшәп калырга ярдәм иткән кешеләрнең барысына да тиешле бәя бирәсе килә.
Бүген, үткән тарихи заманнардагы кебек үк, тыныч тормышыбызның якланганлыгына безнең ышанычыбыз зур. Кораллы көчләрнең кадрлар составы ныгытыла, аларның һөнәри күнекмәләре һәм материаль-техник тәэмин ителеше арта. Армия һәм флотның сугышчан әзерлеген булдыруга күп көч куйган ветераннарга күбрәк игътибар бирелә башлады. Данлыклы хәрби һәм хезмәт традицияләре яңадан торгызыла. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү өчен күп нәрсә эшләнә.
Илнең оборона сәләтен күтәрүгә республикабыз да зур өлеш кертә. Илдәге хәрби-сәнәгый комплекска керә торган Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәү мөмкинлеге бирә. Без Россия Федерациясе Оборона министрлыгының часть һәм бүлекчәләрендә хәрби бурычын лаеклы рәвештә үтәүче яшьләребез белән горурланабыз.
Дөньякүләм финанс кризисы аркасында килеп чыккан авырлыкларга карамастан, икътисади һәм хәрби яктан илебезнең позициясе көчәячәк кенә. Безгә сәнәгый производствоны, икътисадның конкурентлык сәләтен арттыру һәм суверенитетыбызны саклау турында кайгыртырга кирәк. Бу барыбыздан да югары гражданлык һәм патриотлык хисләре булуны таләп итә торган җитди мәсьәлә. Кирәк булганда теләсә нинди сугыш афәтләренә җавап бирергә әзер тору өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Ватанны саклаучы дигән югары исемгә тап төшермәгән борынгы бабаларыбыздан үрнәк алырга кирәк.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә күк йөзенең һәрвакыт тыныч булуын, нык сәламәтлек, уңышлар, кәеф күтәренкелеге һәм иртәгәге көнгә ышаныч телисем килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International