2009 ел ахырына Татарстанда пенсияләрнең уртача күләме 5,5 мең сум тәшкил итәчәк

2009 елның 24 феврале, сишәмбе
2009 ел ахырына Татарстанда пенсиянең уртача күләме 4300 сумнан 5500 сумга кадәр артачак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов әйтте.
Марсель Имамов сүзләренә караганда, быел пенсиянең 1 нче март, 1 нче апрель һәм 1 нче декабрьдән артуы көтелә. Нәтиҗәдә республикада пенсиянең уртача күләме 5,5 мең сумга җитәргә тиеш.
Марсель Имамов гамәлдәге пенсия законнарында хезмәт пенсияләре (аларны Татарстанда яшәүче 932 мең кеше ала) һәм дәүләт пенсияләре (Татарстанда мондый пенсияне 65,5 мең кеше ала) бирү каралганлыгын искәртте. Татарстанда пенсионерларның гомуми саны 997,2 меңгә җитә.
“Картлык буенча бирелә торган хезмәт пенсиясенең база өлеше хәзер 1794 сум тәшкил итә. 2009 елның 1 нче мартыннан ул, 156 сумга артып, 1950 сумга җитәчәк, - диде Марсель Имамов. – Картлык буенча бирелә торган хезмәт пенсиясен алучыларның 80 яшен тутырганнары һәм III группа инвалидлар өчен пенсиянең база өлеше 3 мең 900 сумга кадәр – 312 сумга артачак”.
“Дәүләт пенсияләре алучыларның пенсияләре, 1 нче марттан хезмәт пенсиясенең база өлеше артуга бәйле рәвештә, 8,7 процентка үсәчәк, - диде Марсель Имамов. – Шуның белән бергә агымдагы елның беренче мартыннан берьюлы ике пенсия – хезмәт һәм дәүләт пенсиясе алучы гражданнарның ике пенсия күләме дә, ягъни хезмәт пенсиясенең база өлеше һәм дәүләт пенсиясе тулысынча артачак”. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга картлык буенча бирелә торган хезмәт пенсиясенең база өлеше – 156 сумга, 80 яшькә җиткәннәрнеке 312 сумга үсәргә тиеш.
“Шулай итеп, күпчелек пенсия алучыларның (республикабызда 93 проценттан артык) пенсия күләме уртача 300 сумга артачак, бу пенсиянең уртача күләмен 4600 сумга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге җитәкчесе.
Марсель Имамов сүзләренә караганда, 1 нче апрельдән пенсиянең иминият өлеше дә үсәчәк. “15,6 процент урынына 17,5 процентка, ягъни 1,175 тапкыр үсү көтелә, - дип билгеләп үтте ул. – Россия Федерациясе Хөкүмәте тиешле карарны кабул иткән очракта, бөтен кешенең дә хезмәт пенсияләре артачак”. Марсель Имамов китергән мәгълүматлар буенча, 1 нче апрельдән республикада бөтен хезмәт пенсияләренең уртача күләме якынча 395,5 сумга үсеп, 5 мең тәшкил итәчәк.
Марсель Имамов шулай ук бюджетта 2009 елның 1 нче декабреннән пенсиянең база өлешен 26,15 процентка күтәрү билгеләнеп куелуын әйтте. “Безнең мәгълүматларга караганда, илебездә инфляциянең үсүенә бәйле рәвештә, бу сан тагын да артырга мөмкин. Агымдагы ел ахырына республикада пенсиянең уртача күләме 5,5 мең сумнан артыграк булыр дип өметләнәбез”.
Марсель Имамов шуны билгеләп үтте: пенсиянең мартта (база өлеше) һәм апрельдә (иминият өлеше) индексацияләнүенә бәйле рәвештә, Пенсия фонды бүлеге пенсия алучыларга түләү күләменең артуы турында хәбәр бирәчәк: 1 нче марттан – почта элемтәсе предприятиеләре һәм илтеп тапшыру хезмәте аша, исәп-хисап кәгазьләрен бирү юлы белән; ә 1 нче апрельдән пенсия алучыларның барысына да почта, илтеп тапшыру хезмәте, кредит учреждениеләре аша хәбәр биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International