“Сухой” конструкторлык бюросына нанотехнологияләрне авиатөзелештә куллану буенча Татарстан проектларын тәкъдим иттеләр

2009 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың нанотехнологияләрне авиатөзелештә куллану проектлары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең идарә итүче директоры Дионис Гордин, “Сухой” конструкторлык бюросы генераль конструкторының фән буенча урынбасары – “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең фәнни-техник совет әгъзасы Моисей Локшин катнашты.
Борис Павлов киңәшмәдә катнашучыларга мондый мәгълүмат бирде: Татарстанның наноиндустрия өлкәсендәге 81 проектыннан 45е буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре үткәрелә, 36 проект буенча икътисад тармакларында сәнәгый технологияләр булдырыла. “Роснанотех” дәүләт корпорациясенә финанслау күләме 21,4 млрд. сум булган 20 проект тапшырылган.
Беренче вице-премьер наноиндустриянең актив үсешенә комачаулый торган проблемалы мәсьәләләрне дә билгеләп үтте: Россия Федерациясендә инвестицион проектларны финанслау буенча финанс инструментларының артта калуы, илебез бизнесының наноиндустрия өлкәсендәге проектлар белән аз кызыксынуы, “Роснанотех” дәүләт корпорациясе экспертлары һәм проект инициаторлары арасында нәтиҗәле үзара бәйләнеш булмау (яшерен экспертиза үткәрү).
Дионис Гордин наноиндустрия үсешен тоткарлый торган 94 нче номерлы Федераль Законга да төзәтмәләр кертергә кирәклеген билгеләп үтте. Моисей Локшин киңәшмәгә җыелучыларга “Роснанотех” дәүләт корпорациясенә бирелә торган гаризаларга игътибарлырак булырга киңәш итте. Кайчагында проектның максаты төгәл билгеләнми һәм шуның аркасында ышаныч югала. Проект диссертациядәге кебек төгәл бәян ителергә тиеш, гариза язу эшенә фәнни белгечләрне җәлеп итәргә кирәк.
Борис Павлов Татарстанда “Халыкара нанотехнологияләр үзәге” муниципаль берәмлеген оештыру буенча пилот проектны тәкъдир итте. Финанслауның якынча күләме - 60 млрд. сум (шул исәптән 32 млрд. – торак төзүгә, 8 млрд. – инженерлык инфраструктурасы объектларына). Үзәк Татарстанның гына түгел, Идел буе федераль округының наноиндустриясен үстерәчәк. Үзәкне төзү турында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кул куйган тәкъдим “Роснанотех” дәүләт корпорациясенә җибәрелгән.
Дионис Гордин “наноиндустриянең үсеш ноктасы” булган мондый үзәкләрне Россиядә күбрәк ачарга кирәклеген әйтте. Халыкара нанотехнологияләр үзәген оештыру буенча Татарстан проектын, агымдагы елның мартында Казанга килгәч, “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең генераль директоры Анатолий Чубайска тәкъдир итү планлаштырыла.
“КНИАТ” ААҖ директоры Илдус Закиров киңәшмәдә наномодификацияләнгән композицион полимер материаллардан авиация җиһазлары җитештерүнең сәнәгый технологияләре эшләнмәләрен тәкъдим итте. Нанотрубкаларны куллану әйберләрнең чыдамлылыгын 3 тапкыр арттырган.
А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Очу аппаратлары җитештерү кафедрасы доценты сүзләренә караганда, углепластик канат элементларын наномодификацияләнгән материаллар кулланып камилләштерү конструкциянең бәрелүгә чыдамлыгын 30 процентка арттырырга ярдәм иткән.
Профессор – КДУ лабораториясе мөдире Альберт Гыйлметдинов яңа формадагы аккумулятор эшләнмәсен тәкъдим итте. Ул эшләтеп җибәрү аккумуляторы һәм автомобильләрнең гибрид приводы өчен энергия җыю җайланмасы буларак файдаланыла, шулай ук авиа- һәм суднолар төзү өлкәсендә кулланыла. Нанотехнологияләр куллану аккумуляторның эшләтеп җибәрү тогы күрсәткечен 2300 А га җиткерү мөмкинлеге бирә, ә гамәлдәге аккумуляторларның эшләтеп җибәрү тогы 1500 А га гына җитә. Шуның белән бергә аккумулятор югары температурада эшли алачак һәм 40 градуслы салкында да теләсә нинди техниканы эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмәдә катнашучыларга яңа формадагы аккумуляторның мөмкинлекләрен күрсәтә торган видеофильм тәкъдир ителде. “Игътибар итегез: дөньяда моңа охшаш нәрсә юк әле”, - дип, видеога аңлатма бирде Борис Павлов.
Моисей Локшин авиатөзелештә нанотехнологияләр куллану буенча киңәшмәдә тәкъдим ителгән берничә проект белән кызыксынуын әйтте. Республиканың Халыкара нанотехнологияләр үзәген булдырудагы тырышлыгы да аңарда уңай тәэсир калдырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International