Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Антон Инюцын: “Энергоуниверситетта булдырылган фәнни база Татарстан, шулай ук бөтен илебез файдасына эшли”
2014 елның 18 марты, сишәмбе
Казан дәүләт энергетика университетының яңа Энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә бүген мәртәбәле кунаклар булып, аның мөмкинлекләре белән беренчеләрдән булып танышты. Әлеге чара РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцынның Татарстан башкаласына визитына туры китереп оештырылган булуы билгеле. Мәскәү кунагы Антон Инюцынны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Россиядә бердәнбер булган әлеге заманча укыту үзәгенә алып килеп, уникаль җиһазлар белән таныштырды, шул исәптән илдә бердәнбер “Невероятная реальность” дип аталган 3D-форматлысы белән дә.
Аерым алганда, 261 нче федераль законны гамәлгә ашыру йөзеннән, РФ Энергетика министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты һәм “Татэнергосбыт” ААҖ ярдәмендә шушы университетта булдырылган һәм 1845 кв.м мәйдан биләгән әлеге Энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә студентлар һәм энергетика өлкәсендәге белгечләр өчен уку җиһазлары, шулай ук электр энергиясен киңкүләм файдаланучылар арасында энгергияне янга калдыруны популярлаштыру буенча күрсәтмә үрнәкләр куелган булып, ул алга таба энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану, энергия чыганакларының яңартыла һәм альтернатив төрләре мәсьәләсендә халыкка консультацияләр бирү мәйданчыгы булачак. Белгечләр сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык системасында аның мөмкинлекләре аеруча зур, мәсәлән, торак фондны энергия ягыннан тикшерү, энергетика паспортлары әзерләү, җилләтү, электр, җылы су белән тәэмин ителештә иң кулай системалар сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләүдә.
Җылылык әйләнеше җиһазларының нәтиҗәлелеген арттыруда периодик стационар булмаган методлар; каты-сыек фазалы системалар өчен энергияне янга калдыра торган пульсацион экстрактор; интеллектуаль идарәле яктылык чыганаклары һәм җил генераторы, кояш панельләре нигезләрендә альтернатив энергия чыганаклары; йортны җылытканда энергияне сакчыл файдалану өчен идарә системасы; җил, су, гелийдан электр энергиясе эшли торган “Яшел энергетика” стендлары комплесы; компьютер белән идарә ителә торган интерактив “Умный дом” 3 D макеты һ.б. җиһазларны презентацияләү чарасы үткәрелде.
Белгечләр әзерләгәндә чынлыктагы энергия системасында төрле гадәттән тыш очракларны, авария хәлләрен юри ясап булмый, шуңа күрә, Казан дәүләт энергетика университеты үзенең укыту-тикшерү полигоннарын (“Подстанция 110/10кв” һәм “Распределительные сети 04-10 кв”) булдырган. Биредә студентлар өйрәнә, тәҗрибә туплый, шулай ук энергетика компанияләре мәнфәгатьләре буенча фәнни тикшеренүләр уздырыла. Мәртәбәле кунаклар полигоннарны һәм алар белән идарә итә торган автоматикалы пульт бинасын да күздән кичереп, мөмкинлекләрен бик ошатты.
Уникаль үзәк булдырган университетка рәхмәт белдереп, чыннан да, күп көч, энергия һәм хезмәт кергән аңа, күп кенә эәкәртмәләр биредәге укытучылар һәм студентлар тарафыннан әзерләнгән, дип, ТР Хөкүмәте башлыгы И.Халиков, бу үзәкнең яңартылып, тулыландырылып торуын теләде, ә Антон Юрьевич гади кунак кына түгел, ә шушы проектны гамәлгә ашыруда катнашучы да, дип басым ясап әйтте. Якын арада Россия Хөкүмәте энергияне сакчыл файдалану өлкәсенә төбәкләргә тагын акча бүләчәк, җомгага кадәр тәкъдимнәрегезне әзерләгез, дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр КДЭУ ректорына. 250 млн. сум бирсәләр, республикада максималь нәтиҗәле итеп ничек эшкә җигәр идем – шуңа җавап бирерлек булсын, дип йөкләмә бирде ул.
Антон Инюцын билгеләп үткәнчә, күренеп тора – биредә акчаның кадерен беләләр, ул нәтиҗәле файдаланыла. Заманча белемле кадрлар әзерләүгә, бүгенге көн генә түгел, киләчәкне күзаллап җиһазлар әзерләүгә биредә җитди карыйлар, дип саный федераль министрлык вәкиле. “Энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану “модернизация” сүзенә синонимик мәгънәдә, ә ул заманча технологияләрдән, кадрлар һәм белгечләрдән башка була алмый. Энергоуниверситетта булдырылган фәнни база, лаборатор шартлар Татарстан, шулай ук бөтен илебез файдасына эшли”, - дип билгеләп үтте ул. Презентацияләүчеләр сүзләренчә, энергоуниверситеттагы бу үзәк Идел буе һәм Урал төбәкләре өчен база үзәк булып торачак.
КДЭУның 45 еллыгына алтын значоклар әзерләдек һәм алар 10 гына, дип, беренчеләре Сезгә бирелә, дип, ректор Эдвард Абдуллаҗанов аларны РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцынга, ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановка истәлек бүләге буларак тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз