Татарстан күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә “бердәм тәрәзә” системасына күчә

2009 елның 28 феврале, шимбә
Татарстан, Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән беррәттән, күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә “бердәм тәрәзә” системасыннан файдалана башлады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе икътисади үсеш министрының урынбасары, Россия Федерациясе Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Игорь Манылов Россия Федерациясе Президентының “Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте турында” 2008 елның 25 нче декабре Указын тормышка ашыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Игорь Манылов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу вакытында бик әһәмиятле мәсьәлә – Россия Федерациясе Президенты Указын тормышка ашыру кысаларында Россиянең теркәү, күчемсез милек һәм картография идарәләрен берләштереп, Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтен оештыру турында фикер алышканнар.
Өч федераль структураны берләштереп, бердәм система булдыру күчемсез милекне рәсмиләштерү өлкәсендә “бердәм тәрәзә” режимын кертергә мөмкинлек бирәчәк. Игорь Манылов фикеренчә, бу гади халыкның төрле процедуралар аша узу газапларын җиңеләйтәчәк”.
Россия Федерациясе икътисади үсеш министрының урынбасары сүзләренә караганда, яңалык гражданнар, дәүләт һәм бизнес өчен шактый файда китерәчәк. “Әлеге берләштерелгән система бик зур мәгълүмати ресурс булып тора. Бу – йортлар, җир кишәрлекләре, төрле чикләүләр, урманнар һәм авыл хуҗалыгы җирләре турында мәгълүмат. Ул юл яки йортлар төзегәндә дәүләт һәм муниципаль органнарга кирәк була, аңа эколог, төзүчеләр һәм башка белгечләр дә мохтаҗ”, - дип хәбәр итте Игорь Манылов.
“Без хәзер барлык кулланучылар һәм белгечләр әлеге системадан нәтиҗәле файдалана алсын өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында уйлыйбыз. Мондый мөмкинлекләр бар, һәм “Электрон Хөкүмәт”е булган Татарстан моның буенча алда бара. Без Татарстан Хөкүмәтенең әлеге ресурстан нәтиҗәле файдалануын күрәбез. Безнең өчен бу тәҗрибә бик әһәмиятле, һәм мондый башлангычларга без һәртөрле ярдәм күрсәтәбез. Бүген бу тәҗрибәне федераль законнарга кертү турында фикер алыштык”, - диде И.Манылов.
Техника даими рәвештә һәм бик тиз алга бара, кайчагында законнар аның артыннан өлгерә дә алмый. “Без хәзер бу чикләүләрне алып ташларга тырышабыз һәм халыкка теркәлү һәм учетка басу өчен берьюлы ике гариза белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге биреп карарга телибез. Бүгенге көндә закон моны рөхсәт итми. Орган берләштерелгән булса да, бер гаризаны – кадастрга, икенчесен реестрга бирергә кирәк. Шуңа күрә законнарны кичекмәстән үзгәртү зарур. Мондый үзгәрешләр икенче укылышта ук кертеләчәк”, - дип аңлатып китте Игорь Манылов.
Реформа ике ел дәвамында этаплап барачак. Беренче этапта (аны 2009 ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла) ведомстволарның үзәк аппаратларын бердәм структурага берләштерәчәкләр. Икенче этапта үзгәртелә торган ведомстволарның төбәкләрдәге территориаль органнарын берләштерү күздә тотыла. 2009 елның 1 нче мартыннан Россия күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгы һәм Россия геодезия һәм картография федераль агентлыгы бетерелә, аларның функцияләре Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенә тапшырыла. Әлеге хезмәт Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы карамагында тора.
“Төбәкләрдә реформа дүшәмбедән үк башланачак. Бу – төбәк структураларын берләштерү процессына әзерли башлау датасы. Процесс әлегә гражданнарга һәм оешмаларга кагылмый. Теркәү һәм кадастр хезмәтенең элекке офислары калып торачак, ләкин 1 нче марттан алар башка өлкәләрдә дә эшләргә өйрәнә башлаячак. Мәсәлән, теркәү офисы кадастр өлкәсендә эшли белергә тиеш, һәм киресенчә. Моның өчен безгә 1,5 ел бирелә. 2011 елның 1 нче гыйнварына кадәр бу эшне җайга салу процессы барачак”, - диде Игорь Манылов.
“Бер тәрәзә” принципы 2011 елның 1 нче гыйнварына тулысынча эшли башларга тиеш. Документларны рәсмиләштерү процедурасы кыскарачак. “Мәсәлән, инде бүгенге көндә үк ипотека килешүләре буенча срок ике мәртәбә кыскарган – теркәү 30 көн урынына 15 көн эчендә башкарыла. Чынлыкта, бу сроклар тагын да кыскарак була, чөнки финанс хәле авыр булган чакларда ипотека белән вакытны сузмаска кирәк. Гомумән алганда, безнең бурычыбыз – 1,5 – 2 ел эчендә срокларны кимендә ике тапкыр кыскарту”, - дип ассызыклап үтте Россия Федерациясенең министр урынбасары.
“Бердәм тәрәзә” дигән исем шартлы рәвештә бирелгән. Ләкин киләчәктә күчемсез милекне рәсмиләштерүгә бәйле операцияләрне өйдән чыкмыйча гына да башкарырга мөмкин булачак, һәм бу уйдырма түгел. “Мәсәлән, реестрдан өземтә алу. Интернет аша сорау юлларга, чиратка язылырга һәм билгеләнгән сәгатькә килеп, белешмә алырга мөмкин булачак. Техник яктан караганда, моны инде бүген үк эшләргә була, ләкин юридик киртәләр бар. Без якындагы ике айда әлеге хәлне яхшырту турында килештек”, - диде И.Манылов.
Россиянең теркәү, күчемсез милек һәм картография системаларын берләштерү Россия Федерациясе Президенты указын тормышка ашыру кысаларында бара. Аның нигезендә 2008 елның 30 нчы декабреннән Федераль теркәү хезмәте Дәүләти теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенә үзгәртелгән. 2011 елдан “бердәм тәрәзә” системасы илнең бөтен территориясендә гамәлдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International