Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин: “Республика парламенты бер генә партияле булмаячак, берничә фракциядән торачак”
2009 елның 3 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында судның төрле инстанцияләренә 33 эш кергән, аларның 30 ы инде каралган. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта журналистларга бу турыда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин әйтте.
“Нигездә, бөтен эшләр сайлау алды агитациясенә бәйле, чөнки ул иң проблемалы мәсьәлә булып тора – мәгълүмат һәм агитация арасындагы аерманы билгеләү бик авыр”, - диде Анатолий Фомин.
Гомумән алганда, Татарстан парламенты сайланган. Сайлауның якынча нәтиҗәләре мондый: 2 млн. 855 мең сайлаучының 2,2 миллионы (78,4 %) тавыш бирүдә катнашкан.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясе – 79,3 %, КПРФ – 11,1 %, “Справедливая Россия” – 4,8 %, ЛДПР 3,08 % тавыш җыйган.
Бер мандатлы сайлау округларында шулай ук “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре алга чыккан. Алар 43 бер мандатлы сайлау округында җиңү яулаган. Җиде округта үз-үзен күрсәтүчеләр сайланган.
“Республика парламенты бер генә партияле булмаячак, берничә фракциядән торачак”, - диде Анатолий Фомин.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы 2 нче декабрьдән 2 нче мартка кадәр “кайнар линия” телефоннарына сайлаучылардан якынча 400 шалтырату кабул ителүен әйтте (шул исәптән сайлау көнендә - 68 шалтырату). Нигездә, шикаятьләр торак-коммуналь хуҗалыклар һәм транспорт өлкәсенә, агитация материалларын таратуга карый.
Моннан тыш, Үзәк сайлау комиссиясенә гражданнардан 85 гариза, шул исәптән сайлау көнендә 29 гариза кергән (аларның барысы да каралган). Анатолий Фомин сүзләренә караганда, сайлау көнендә бирелгән гаризаларның барысы да күзәтүчеләр хокукын бозуга карый, аларның барысын да КПРФ вәкилләре биргән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз