Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда “Q-Park Казан” логистик комплексының беренче чираты ачылды, инвесторы – “Quinn Group” компаниясе (Ирландия)
2009 елның 9 марты, дүшәмбе
Арендага ала торган компанияләр җитәрлек санда булып, хезмәтләренә ихтыяҗ тууга ук, “Q-Park Казан” логистик комплексының икенче чиратын төзү эшенә керешергә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районындагы логистик комплексның беренче чиратын ачу тантанасында бу турыда “Quinn Group” компаниясе (Ирландия) президенты Шон әфәнде Куинн әйтте.
Склад комплексын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тәбрикләү сүзендә ул проектның беренче чиратын төзүгә “Quinn Group” компаниясенең 100 млн. доллар кертүен һәм республикада иң зур инвесторларның берсе булып торуын искәртте. “Бүген без республиканың киләчәге транспорт инфраструктурасы һәм логистиканың ни дәрәҗәдә үсеш алганлыгына бәйле булачагын аңлыйбыз, һәм безнең бурычыбыз – икътисадны шундый объектлар белән баету”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Ул Ирландия компаниясен республиканың инвестицион партнеры буларак югары бәяләде һәм “Quinn Group” компаниясенә башка проектлар буенча да хезмәттәшлек итү турында тәкъдим ясалу мөмкинлеген әйтте.
“Quinn Group” компаниясе төрле яклы эшчәнлек алып бара. Әгәр кызыксынсалар, без җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге башка проектлар буенча да хезмәттәшлек итү турында тәкъдим ясый алабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, республика әлеге проектлар белән бергә логистик комплексның беренче фазасын гына түгел, яңа технологияләр, яңа бәйләнешләр дә булдырган.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы бүгенге көндә республикада, географик үзенчәлекләрне һәм юл инфраструктурасына якын торуны исәпкә алып (елга судночылыгы, аэропортлар, федераль трассаларга якын тору), берничә логистик үзәк төзелүен хәбәр итте. Аерым алганда, “Q-Park Казан” логистик комплексы “Казан” аэропортына бик якын урнашкан һәм дөнья базарында уңыш казана ала.
“Республика Хөкүмәте “Quinn Group” компаниясенең бөтен проектларын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Үз чиратында, Шоу әфәнде Куинн әлеге компаниянең Россиядә мондый җиде логистик проектны тормышка ашыруын, шулар арасында “Q-Park Казан” комплексы проекты иң зурысы булып торуын әйтте. “Татарстан Республикасына без проектларыбызны Россиядә таныта торган база төбәге буларак карыйбыз. Без республика Хөкүмәте белән уртак тел таптык”, - диде Куинн әфәнде. Аның сүзләренә караганда, “Quinn Group” компаниясе, кирәк булган очракта, логистик комплексның икенче, өченче чиратларын төзү белән дә шөгыльләнә ала.
Шуны искәртик: “Q-Park Казан” склад комплексының беренче фазасы 83 мең кв. метр мәйдан алып тора һәм Россиядә төзелеш сыйфатының югары стандартларына җавап бирә. Объект белән халыкара компанияләр кызыксына башлаган инде (арендага ала торган компанияләр арасында Schneider, McDonalds һәм Michelin бар).
Соңыннан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов проектның генераль подрядчысы булган “Монотек” (Monotek Insaat Sanayi ve Ticaret AS) компаниясенең генераль директоры һәм идарә итүче менеджерына рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз