Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы эшсезлек күрсәткече үсеп торса да, лаеклы буш урыннар бар
2009 елның 10 марты, сишәмбе
Вакытлыча оештырылган эш урыннарын исәпкә алганда, Татарстан Республикасы хезмәт базарында 17,4 мең буш урын бар. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта бу турыда хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте.
Брифинг Интернет челтәре аша трансляцияләнде, анда Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша алды.
Бүген республиканың хезмәт базарында гади эшчеләргә, төзелеш, транспорт (машина йөртүчеләр) өлкәсе, кайбер инженерлык һөнәре белгечләренә ихтыяҗ зур. Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының бик күп эш урыннары тәкъдим итүен әйтте (уртача хезмәт хакы 10 меңнән башлана).
Шул ук вакытта, рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 44 меңнән артып киткән. Эшсезләр санының үсеш темплары соңгы ике атнада кимегән һәм атнасына 2 мең кеше тәшкил иткән (элек 4 мең кеше булган).
Бүгенге көндә республикада эшсезләр саны халыкның актив өлешеннән 3 % алып тора. Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 2009 ел ахырына эшсезләр саны алдан фаразланган күрсәткечкә – 60 меңгә җитмәячәк, моның өчен бөтен чаралар күрелә.
Мәсәлән, федераль бюджеттан республикага инде хәзер үк, җәмәгать эшләрен, алга китеп укытуны, гражданнарның яңа эш урыннарына күчүен һәм халыкның үзмәшгульлеген оештыру өчен, 415 млн. сум бирелгән (бу – Россия Хезмәт министрлыгы кул куйган килешү нигезендә республикага биреләчәк сумманың 40 проценты).
Айрат Шәфигуллин шулай ук Татарстанда җәмәгать эшләренә барлыгы 12,3 мең кеше, шул исәптән эштән чыгарылу куркынычы булган 11 мең кеше һәм 1,2 мең эшсез җибәрелүен хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 50 мең гражданга җәмәгать эшләрендә 25 мең буш урын оештыруны планга керткән.
Аерым алганда, җәмәгать эшләре 831 предприятиедә оештырылган, шул исәптән төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә – 157, сәнәгать һәм сәүдәдә – 138, бюджет өлкәсендә 32 эш урыны булдырылган.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Айрат Шәфигуллин Татарстанның югары уку йортларында студентлар өчен бюджет урыннары күбәячәген әйтте. Россия Мәгариф министрлыгы шундый әмер биргән. Айрат Шәфигуллин студентларга, түләүле төркемнән бюджет урыннарына күчү мөмкинлеге турында төгәлрәк мәгълүмат алу өчен, үзләре укый торган югары уку йортларының администрациясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Әлеге чара әти-әниләре эшсез калып, балаларының укуы өчен түли алмаган очракта мондый студентларга укуын тәмамлау мөмкинлеге бирер дип көтелә. “Дәүләти югары уку йортларындагы бюджет урыннары турында мәгълүмат килеп җитүгә үк, без югары уку йортларының ректоратына әти-әниләренең тормыш хәлләре авыррак булган студентларны бюджет урыннарына күчерү мөмкинлеген эзләргә тәкъдим итәчәкбез”, - диде Айрат Шәфигуллин.
Шуны искәртик: элегрәк Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры республикада эшсезлек күрсәткеченең нәкъ менә яз көне – хезмәт базарына югары уку йортын тәмамлаучылар һәм укуын түләүле нигездә дәвам итә алмаучылар килгәч артуы көтеләчәген әйткән иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз