Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Ел башыннан ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилгә 57 мөрәҗәгать килеп ирешкән
2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов эшчәнлекнең 2013 нче һәм агымдагы елгы кайбер күрсәткечләре буенча мәгълүматлар җиткерде.
Бизнес-омбудсмен 2013 нче елда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча уполномоченный аппаратына килеп ирешкән мөрәҗәгатьләргә анализ ясады. Барлыгы 201 мөрәҗәгать килеп ирешкән: телдән 76, язма рәвештә 125 мөрәҗәгать теркәлгән. Язма мөрәҗәгатьләрнең 43е – эш процессында, алар, башлыча, узган ел азагында килеп ирешкән; 25 е буенча дәүләт органнары тарафыннан эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына мөнәсәбәттә закон бозулар ачыкланган, вәкаләтле вәкил тыкшынуыннан соң, алар уңай хәл ителгән; 57се буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына консультацияләр бирелгән. “125 язма мөрәҗәгатьнең саллы өлеше җир һәм милек мөнәсәбәтләренә (32), авыл хуҗалыгына (13), җинаять җаваплылыгына тартуга (15), тикшерүләр үткәрүгә (16) кагылышлы булды”, - дип белдерде Тимур Ногманов.
Аның сүзләренә караганда, әлеге мөрәҗәгатьләр һәрвакыт четерекле, чөнки вәкаләтле вәкилнең тикшерү материалларына үтемлелеге юк. “Без заявка бирүчеләрдән ала торган материаллар белән генә таныша алабыз, һәм кайбер очракларда алар җитәрлек булмый. Эшмәкәрләр хокуклары бозылу күренешләре булмаса, тиешле консультацияләр бирәбез, кайвакыт эшкуарлар белән бергә проблемадан чыгу юлларын эзлибез. Шундый берничә очрак буенча узган елда уңай карарлар кабул ителде”, - дип аңлатты Тимур Ногманов. Аның әйтүенчә, бу эш, беренче чиратта, республика прокуратурасы һәм иҗтимагый берләшмәләр белән бергә алып барыла.
Ел башыннан Эшкуарлар хокукларын яклау буенча уполномоченный апппаратына эшмәкәрләрдән 57 язма мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бүгенге көндә алар буенча актив төстә эш алып барыла.
Бизнес-омбудсмен эшмәкәрләрдән алынган мөрәҗәгатьләргә анализ ясалып, Татарстан эшкуарларын тикшерүләр ешлыгы, административ каршылыклар, салым идарәсе, финанслауга һәм мәгълүматка, шул исәптән дәүләт ярдәменә чикле үтемлелек, җирле үзидарә органнарының эшмәкәрлек үсешен җитәрлек кайгыртмавы кебек мәсьәләләр борчыганын билгеләп узды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз