2013 елда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина хезмәткәрләре тарафыннан һөнәри һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда 152 җинаять эшләнгән. Бу хакта бүген Татарсатн Республикасы прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Коллегия утырышы кичә 31 мартта югары медицина технологияләре үзәге бинасында узды (Казан, Оренбург тракты). Төп мәсьәлә медицина хезмәткәрләренең һәм медицина оешмалары башлыкларының һөнәри җаваплылыгын арттыру турында булды.Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев катнашты.
Артем Николаев белдергәнчә, республикада гражданнарга сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә үлем очраклары ешайды. Барлыгы 2013 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә медицина хезмәткәрләре тарафыннан һөнәри һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда 152 җинаять эшләнгән. 396 медицина оешмалары җитәкчеләре дисциплина җаваплылыгына, 95 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.