Австрия эшкуарлары Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тели

2009 елның 16 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Мартин әфәнде Вукович белән очрашуы вакытында икътисадның төрле тармакларында уртак проектлар эшләү мөмкинлеге турында сүз барды.
Ике як та бүгенге көндә Россия Федерациясенең сәнәгый яктан зур үсеш алган субъектларыннан берсе булган Татарстан Республикасы белән Австриянең үзара бәйләнеше бик түбән булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Австрия Республикасының Россиядәге вәкиленә бу очрашуны оештыруы өчен рәхмәт әйтте һәм Австрия бизнес-структуралары вәкилләренең Татарстан Республикасы потенциалы белән якынрак танышуы бәйләнешләр һәм уртак проектларның артуына китерер дигән ышаныч белдерде.
Мартин әфәнде Вукович, үз чиратында, Татарстан Республикасы Премьер-министрына Казан шәһәренә килгән Австрия делегациясе вәкилләрен тәкъдим итте. Шуның белән бергә ул түбәндәгеләрне дә әйтте: “Татарстан Австрия өчен күп өлкәләрдә партнер була ала, чөнки бу төбәк чимал, табигый ресурсларга, һәм иң мөһиме – интеллектуаль потенциалга бай, анда югары уку йортлары бик күп һәм сәнәгать алга киткән».
Австрия Икътисад Палатасының БДБ илләре буенча вәкиле Хайнц Вальтер Австрия Республикасы делегациясе составына икътисадның төрле тармакларына караган компанияләрдән 27 вәкил керүен (барлыгы 40 кеше) хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Австрия бизнесы Россия компанияләре белән (шул исәптән аерым төбәкләрдә дә) хезмәттәшлек итәргә тели. “Ел саен Венада бизнес-форумнар үткәрелә, анда Россия бизнес-структуралары да катнаша”, - диде ул. Хайнц Вальтер күптән түгел үткәрелгән шундый чарада Россиянең биш төбәге тәкъдим ителүен әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрына түбәндәге компанияләр үз эшләрен тәкъдир итте: Alcatel-Lucent Austria AG (телекоммуникация чаралары), Bertsch-Laska (энергетика техникасы, ит һәм сөт эшкәртү җиһазлары), Hale Electronic (таксопарклар өчен җиһаз һәм системалар), M-U-T GmbH (чүп эшкәртү һәм утильләштерү, әйләнә-тирә мохит өлкәсендәге продукция), O. Salm & Co. (сыра кайнату заводлары өчен җиһазлар), Skidata AG (транспорт, бина һ.б. объектларда керү системалары), Schletterer Wellness & Spa Design (су белән дәвалау комплексларын планлаштыру һәм алар белән идарә итү), Starlinger &Co (әйбер төрү) һәм Swarowski (биналарны җиһазландыру, интерьерлар, яктырту приборлары).
Рөстәм Миңнеханов эшкуарларның аерым юнәлешләр буенча очрашуларын оештырырга тәкъдим итте. Skidata AG компаниясенең Казанда 2013 ел Универсиадасы кысаларында үткәреләчәк чаралар спонсорларының берсе булу, Казанда күпкатлы автомобиль парковкаларын төзүгә акча кертү турындагы тәкъдимнәре Татарстан ягында кызыксыну уятты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Австрия Республикасының Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Мартин Вуковичның элемтәләрне киңәйтү һәм уртак проектлар оештыру максатыннан Татарстан бизнес-даирәсе вәкилләренең Австриягә җавап визитын оештыру турындагы тәкъдимен кабул итте.
Шуны искәртик: Австрия делегациясенең Татарстанга визиты 18 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Бүген делегация әгъзаларын Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International