Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Татарстанда азык-төлеккә ваклап сату бәяләрен арттыру өчен нигез юк”
2009 елның 17 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре буенча, 2009 елның беренче ике аенда республикада ит җитештерү – 6 % ка, сөт җитештерү 2 % ка арткан. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Брифинг Татарстанның агросәнәгать комплексын язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган иде.
Чара видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук Интернет челтәрендә трансляцияләнде. Теләге булган һәркем Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгына сорау бирә алды (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталындагы сылтама буенча -
www.prav.tatar.ru
).
Марат Әхмәтов республика буенча сөт продукциясенә ихтыяҗның кимүен хәбәр итте.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, ул Татарстанда икмәк һәм камыр ризыкларына, сөт продукциясенә ваклап сату бәяләрен арттыру өчен нигез булмавын әйтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сөтне сатып алу бәясенең һаман түбән булып калуын (литрына 6 сум чамасы) билгеләп үтте. Бу сөткә булган ваклап сату бәясенең кулланучы сатып ала алырлык булып калуына ярдәм итә.
Супермаркетларда сөт продукциясенең кайбер төрләренә бәяләр арту турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов ваклап сатучыларның шул рәвешле чыгымнарын капларга теләүләрен әйтте (бүгенге көндә супермаркетларда сатып алучылар саны беркадәр кимегән).
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәзер Татарстанда Россия буенча иң түбән кулланучылар кәрзине булуын искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз