Татарстан Премьер-министры Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт коллегиясендә доклад белән чыгыш ясады

2009 елның 18 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә эшсез калган хезмәткәрләрне алга китеп укытуны өстәмә финанслау өчен гариза бирү мөмкинлеген карый. Бүген Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт коллегиясенең (Мәскәү, Ростелеком) киңәйтелгән утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Коллегия ведомствоның 2008 елдагы эшенә һәм 2009 елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган иде. Коллегия эшендә Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Юрий Герций, федерация субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алга китеп укытуга мохтаҗ булган предприятиеләрнең республика банкында бүгенге көндә үк 236 предприятиедән (490 һөнәр буенча якынча 12 мең кеше) гариза барлыгын билгеләп үтте. Ә моңа бирелгән акча 6,5 мең кешене укыту өчен генә җитәчәк.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру буенча Россия Хөкүмәте күргән чараларның бик вакытлы һәм адекват булуын ассызыклап үтте. “Моны беренче реаль кризиска каршы тору программасы дип атарга була, аңа бүлеп бирелгән акча инде гражданнарга барып җиткән”, - диде ул.
Шуны искәртик: Татарстанга, хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру өчен, федераль бюджеттан субсидияләрнең 40 %, ягъни 400 млн. сумнан артык бүлеп бирелде.
Татарстан Республикасында җәмәгать эшләренә 16,2 мең кеше җибәрелгән инде, 831 предприятие белән җәмәгать эшләрен оештыру турында шартнамә төзелгән.
Эшсезлек – төбәкләрдә иң үткен проблема. Татарстанда, гомумән алганда, эшсезләр саны 49,2 мең кешедән артып киткән. Республикада эшсезлек күрсәткече икътисади актив халыкның 2,5 процентын тәшкил иткән (бу 2008 елның көзендә булган күрсәткечтән ике тапкыр артыграк).
Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт коллегиясендә Татарстан Премьер-министры республикада хезмәт базарындагы хәлне тотрыклыландыру буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Мәсәлән, Кризис шартларында икътисадның үсешен тәэмин итү буенча республика комиссиясе төзелгән, аны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Татарстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Икътисади совет утырышларында икътисадны һәм хезмәт базарын тотрыклыландыруның оператив мәсьәләләре карала. Бөтен муниципаль берәмлекләрдә филиаллары булган Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе чикләрендә бурычлары булган предприятиеләр белән хезмәт хакын түләү буенча эш алып барыла.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы фикеренчә, быел республикада төзелеш өлкәсе (Түбән Кама, Менделеевскидагы зур проектларны тормышка ашыру, социаль ипотека һәм күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы), шулай ук кече бизнесның алга таба үсеше гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.
Мәктәп һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә ул аерым тукталды. “Моннан тыш, армиядә хезмәт итеп кайткан 12 меңнән артык кеше дә эшкә урнашуда проблемалар белән очрашачак”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Чыгышының ахырында ул Россиянең башка төбәкләренә хас булган тагын бер проблемага тукталды. Татарстан Республикасы Премьер-министры кризис вакытында Гражданнарның хокукларын саклау буенча дәүләт хезмәт инспекциясенең роле артуын әйтте.
Татарстанда агымдагы елдагы ике ай ярым вакыт эчендә дә инспекциягә 700 дән артык хезмәткәр мөрәҗәгать иткән (бу 2008 ел буена мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча яртысы дигән сүз). Әмма бүгенге көндә хокукый мәсьәләләр буенча җитәкчелек итүче һәм күзәтү-контроль функцияләрен башкаручы дәүләт инспекторлары 24 әү генә - бу Татарстандагы муниципаль район һәм шәһәр округлары саныннан 2,5 тапкыр кимрәк.
Рөстәм Миңнеханов фаразлавынча, хезмәткәрләрнең хокукларын саклау мәсьәләләре буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта гына барачак. Ул Россия Хөкүмәте рәисенә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хезмәткәрләр штатын 21 кешегә арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүләрен әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International