Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге 2008 ел премиясе лауреаты” дигән исем бирелде
2009 елның 23 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге 2008 ел премиясе лауреаты” дигән исем бирелде.
Әлеге исем Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 ел, 10 нчы март, 221 нче номерлы карары нигезендә бирелгән. Бу карар агымдагы елның 20 нче мартында “Российская газета”да басылып чыкты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премияләрен бирү буенча Ведомствоара совет тәкъдимнәрен карап чыкканнан соң, Россия Федерациясе Хөкүмәте фән һәм техника өлкәсендәге 2008 ел премиясен һәм “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты” исемен икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка бирергә карар кылды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы һәм Мәскәүнең энергия саклау һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге комплекслы төбәк программаларын эшләү һәм тормышка ашыру өчен, лауреат исеменә шулай ук техник фәннәр докторы, профессор, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты президенты Геннадий Дегтярев, икътисад фәннәре кандидаты, профессор, “КАМАЗ” ААҖ нең генераль директоры Сергей Когогин, техник фәннәр докторы, профессор, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергия саклау технологияләре үзәге” дәүләт учреждениесе директоры Евгений Мартынов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары Фәрит Туктаров лаек булды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының тулы тексты агымдагы елның 20 нче мартында “Российская газета”да басылып чыкты (http://www.rg.ru/2009/03/20/premii-nauk-tech-dok.html).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.