Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов социаль мөһим товарларның бәяләрен һәм аларның сыйфатын җитди контрольдә тотарга тәкъдим итте

2009 елның 25 марты, чәршәмбе
Җирле товар җитештерүчеләрнең Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәрле сәүдә компанияләре белән үзара ярдәм итешеп эшләү мәсьәләләре хакында атна саен фикер алышачаклар. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов үткәргән киңәшмә нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителде.
Татарстанның ваклап сату сәүдә челтәрләрендә социаль мөһим товарларга бәя кую һәм аларның сыйфаты киңәшмәнең төп темасы булды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының урынбасары Олег Власов хәбәр иткәнчә, 2009 елның беренче ике аенда республикада ваклап сату сәүдәсе әйләнеше 59 млрд сум тәшкил иткән. 2008 елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда, 3 процентка гына үсеш күзәтелә. “Ваклап сату сәүдәсе өчен бу тискәре нәтиҗә дияргә дә мөмкин”, - диде Олег Власов. Сәүдә компанияләре мәгълүматларына караганда, сатып алучыларның ихтыяҗы кимү, товар сату күләме кимү күзәтелә башлаган. Республикада “Рамстор”, “Гроссмарт” сәүдә челтәрләре үз эшчәнлекләрен туктаткан. Кулланучылар арасында базар сәүдәсе форматына ихтыяҗ торган саен арта гына бара.
Шул ук вакытта республикада, бәяләрнең бернинди нигезсез үсүен булдырмас өчен, хәлдән килгәннең барысы да эшләнә. Бигрәк тә бу “социаль мөһим группа”га кергән товарларга (сөт һәм сөт продуктлары, икмәк-булка әйберләре, кайбер ярмалар һ.б.) карый.
Олег Власов хәбәр иткәнчә, сәүдә челтәрләрендә бу товарларның ваклап сату бәясенә өстәлгән хак минималь булып кала.
Республикадагы товар җитештерүчеләр һәм челтәрле компания-операторларның үзара мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен, җирле товар җитештерүчеләр продукциясенең ваклап сату челтәрләренә ирекле рәвештә үтеп керә алуын тәэмин итү буенча кайбер адымнар ясалган.
Шуны искәртик: бүгенге көндә Татарстанның агросәнәгать комплексы халыкны төп товарлар – икмәк һәм икмәк-булка әйберләре, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчәләр, шикәр комы белән тулысынча тәэмин итә. Арыш һәм арыш-бодай икмәгенә бәяләр рейтингында республика Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында - өченче урын, бодай икмәгенә бәяләр буенча – бишенче урын, сөт бәяләре буенча дүртенче урынны алып тора.
Татарстанда минималь азык-төлек җыелмасының бәясе Россиядә иң түбәне булып кала (2009 елның февралендә - 1795,8 сум).
Республика Хөкүмәте социаль ассортимент продукциясен күпләп һәм ваклап сату бәяләренә мониторинг ясауны дәвам итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов киңәшмәдә социаль мөһим группага кергән товарларның бәясен җитди контрольдә тотарга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, ваклап сату сәүдә компанияләре республика кулланучыларын “бәя-сыйфат” стандартларына туры килә торган кирәкле продукция белән тәэмин итәргә тиеш.
Моннан тыш, Равил Моратов тиешле ведомстволарга (Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Кулланучыларның хокукларын яклау комитеты һ.б.) ваклап сату сәүдә челтәрләрендә продукцияне саклау шартларын, аларны сату срокларын үтәүне, сыйфат сертификатлары булуны һ.б. контрольдә тотарга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры тәкъдиме буенча, ситуациянең үзгәрүенә оператив җавап кайтару һәм тиешле чаралар кабул итү максатыннан, мондый киңәшмәләр атна саен үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International