Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы М-7 трассасындагы юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучылар санын киметергә тырышачак
2009 елның 31 марты, сишәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән 2009 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт фаҗигасендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү федераль программасына кертелгән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан М-7 трассасындагы юл-транспорт фаҗигасендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү проектын әзерләү буенча зур эш башкарылган.
Программа кысаларында республикага 67,425 млн. сумга санитар автотранспорт (С классындагы реанимобильләр) кайтару һәм, 189,335 млн. сумга җиһаз сатып алу өчен, федераль бюджеттан субсидияләр бирү планлаштырыла. Санитар автотранспорт һәм медицина җиһазлары республиканың М-7 федераль автотрассасы буенча урнашкан медицина учреждениеләренә кайтарылачак.
Әлеге проект кысаларында М-7 трассасындагы участоклар зоналарга бүленгән, беренче дәрәҗәдәге травматология үзәкләре билгеләнгән (болар – Республика клиник хастаханәсе, “ВТО” Фәнни-тикшеренү үзәге, Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе). Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыру юл-транспорт фаҗигасендә зыян күрүчеләрнең инвалидлык һәм һәлак булу күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу программада катнашачак бөтен автомобильләр бердәм идарә итү системасы булган ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылачак.
Зыян күрүчеләрне хастаханәләргә китерүнең нәтиҗәле системасы булдырылган.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.