Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында нефть продуктлары белән тәэмин итү республика базарының үсешен тоткарлый торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2009 елның 4 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында нефть продуктлары белән тәэмин итү республика базарының үсешен тоткарлый торган мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры республика кулланучыларын нефть продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләсен системалы эштән башка чишеп булмавын әйтте. Ул нефть продуктларының бәясен һәм аларның сыйфатлылыгын тәэмин итү мәсьәләсен исәпкә алудан тыш, җитештерү компанияләре егәрлекләренең тулы көчкә эшләвенә дә игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте.
Фикер алышуда нефть продуктлары белән тәэмин итү республика системасының күпләп һәм ваклап сату буыны вәкилләре, профильле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар нефть продуктлары белән тәэмин итү өлкәсендә республика эчендәге кооперацияне үстерү мәсьәләсен дә күтәрделәр.
Нефть продуктлары белән тәэмин итү республика системасы базарының һәр катнашучысы – икътисадның чиктәш тармакларына тәэсир итә һәм бюджет барлыкка китерә торган предприятие.
Киңәшмәдә катнашучылар икътисади кризис шартларында нефть продуктларын республика эчендә куллануны арттырырга, республика ресурсларыннан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк дип саныйлар.
Республика бюджетына салым һәм акциз түләүләрен арттыру өчен, бүген үз илебезнең нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгатен, “Татнефть” һәм “Татнефтепродукт-холдинг” ААҖ ләренең Татарстан Республикасының бөтен территориясендә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә урнашкан АЗС (автомобильләргә ягулык салу станцияләре) һәм нефтебазалар челтәрен үстерү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International