Рөстәм Миңнеханов Калиниград кафедраль католик соборында булды

2014 елның 11 мае, якшәмбе

 Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсенә эш визиты кысаларында Калиниград кафедраль католик соборында булды. Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән Рөстәм Миңнеханов собор урнашкан утрау буенча җәяү йөреп чыктылар. Элеккеге Кенигсбергның собор чиркәве 1297-1302 еллар арасында Прегель һәм Лебе елгалары арасындагы мәйданчыкта төзелгән.  

Гасырлар дәвамында чиркәү берничә мәртәбә янган һәм яңадан торгызылган. 1941 - 1945 елларда авиация һөҗүме һәм янгыннар нәитҗәсендә җимерелгән. Эчке бизәлеше сакланмаган, ә кабер ташлары һәм эпитафияле плиталар өлешләп кенә сакланган. Каты җимерелүгә карамастан, собор гыйбадәтханәләр архитектурасының иң борынгы үрнәкләреннән берсе һәм мәдәни ядкәр дип санала.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов бөек фәлсәфәче Иммануил Кант каберенә чәчәкләр салды, ул кафедраль собор янында күмелгән. 

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Светлогорск шәһәрендә булды, ул Калининградтан 30 км ераклыкта урнашкан. Анда ТР Президенты туристик инфраструктура белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International