Rockwool компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә яңа завод төзергә нияте барлыгын раслады

2009 елның 7 апреле, сишәмбе
Rockwool International компаниясе Татарстан Республикасындагы “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә яңа завод төзергә нияте барлыгын раслады.
Бүген иртән Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында бу турыда Rockwool президенты Элко ван Хил әйтте.
Шуны искәртик: “Алабуга” махсус икътисади зонасы төзелешенә беренче ташны кую тантанасы 2008 елның 4 нче июнендә булган иде. План буенча төзелешне тәмамлау һәм беренче продукцияне (таш мамыктан ясалган җылылык үткәрми торган материаллар) чыгару 2010 елга билгеләнгән. “Алабуга” махсус икътисади зонасында Rockwool заводы иң югары җитештерүчәнлек линияләренә ия булыр дип көтелә.
Бүген Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Rockwool президенты Элко ван Хил компаниянең дөньякүләм икътисади кризис шартларында да проект буенча эшләвен дәвам итәргә һәм базар яңадан элекке хәленә кайткан чорга яңа заводны эшләтеп җибәрергә теләвен хәбәр итте. Ул Россия икътисадының киләчәге өметле булуын билгеләп үтте һәм Rockwool компаниясенең базар яңадан элекке хәленә кайткан чорга тулы куәткә эшләргә әзер булган завод булдырырга ниятләвен әйтте.
Элко ван Хил әфәнде Татарстан Хөкүмәтенең бизнесны үстерүгә юнәлеш тотуын югары бәяләде һәм, Rockwool компаниясенә ярдәм күрсәтүе өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына рәхмәт белдерде.
“Rockwool Россия” компаниясенең генераль директоры Ник Винс хәзер проектның инженерлык өлешен төгәлләү һәм бөтен кирәкле документларны (шул исәптән экологик документларны) алу эшләре дәвам итүен әйтте.
Ник Винс шулай ук түбәндәгеләрне хәбәр итте: икътисади кризис шартларында төзелеш материалларына бәя төшү дә Rockwool компанияләр төркеменең яңа заводын нәкъ менә шушы вакытта төзү өчен уңайлыклар тудыра.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, очрашу барышында Rockwool вәкилләре 2013 ел Универсиадасы объектларын төзү өчен кирәкле продукция белән тәэмин итәргә теләк белдергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International