Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин: “Йортлар төзи торган компанияләрнең хәзерге шартларда югары дәрәҗәдә әзерлекле йортлар буенча булган эшләрне төгәлләрлек тә финанс мөмкинлеге юк”

2009 елның 10 апреле, җомга
Март аенда Татарстан Республикасында якынча 211,4 мең кв. метр торак төзелгән, шуның 130 мең кв. метры – Казанда. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте.
Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы түбәндәгеләрне билгеләп үтте: 2009 елның I кварталына алынган нәтиҗәләргә караганда, республикада барлыгы 660 мең кв. метр торак төзелгән, ләкин аның шактый зур өлеше – узган ел резервыннан, шуңа күрә безнең алда 2009 елда төзелешне план нигезендә җәелдерү буенча җитди эш тора.
Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин республикадагы 19 муниципаль берәмлекнең узган ел башлап куелган эш исәбенә беренче кварталда еллык йөкләмәнең 33 процентыннан артыграк торак төзүен әйтте. Шул ук вакытта өч муниципаль берәмлектә – Алабуга, Мамадыш, Минзәләдә – март аенда торак төзелмәгән.
“2009 елның калган 9 аенда, еллык йөкләмәне тормышка ашыру өчен, 1,34 млн. кв метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк”, - диде Марат Хөснуллин.
Техник инвентарьлаштыру бюросы (БТИ) мәгълүматларына караганда, 9 апрельгә Татарстанда югары әзерлекле торак йортлар буенча 1,28 млн. кв. метр резерв бар, шуның 643 мең кв. метрын – күпфатирлы торак йортлар, 638 мең кв. метрын шәхси торак тәшкил итә.
Казан буенча 773 мең кв. метр резерв бар, шуның 511 мең кв. метрын - күпкатлы торак йортлар, 262 мең кв. метрын азкатлы шәхси торак алып тора.
Югары әзерлекле йортлар буенча резерв зур булса да, аларның төзелеп бетмәү куркынычы бар. Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгы башлыгы бүгенге көндә йортлар төзи торган кайбер компанияләрнең 90 % әзерлекле йортларны коммерция нигезендә төзеп бетерерлек тә финанс мөмкинлеге булмавын әйтте. Шәхси төзелеш эшләрен алып барырга һәм йортлар төзи торган компанияләргә кредит бирү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк.
Марат Хөснуллин социаль ипотека программасы турында тулырак мәгълүмат бирде. 2009 елның I кварталында социаль ипотека буенча якынча 200 мең кв. метр торак төзелгән, бу планның (800 мең кв. метр) 25 процентын тәшкил итә.
Шул ук вакытта 163 мең кв. метр мәйдандагы 2 мең 678 фатирга исәпләнгән 24 күпкатлы объект һәм 9 азкатлы торак комплексында төзелеш эшләре әлегә киң җәелеп китмәгән. Әлеге объектларда төзелеш эшләрен башлап җибәрүне тоткарлый торган төп сәбәпләр – экспертиза узган проект-смета документлары булмау, реаль финанслауның ачылмавы.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды эшчәнлеге турындагы хисап белән Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасын тормышка ашыруга җитди медиа-ярдәм күрсәтергә кирәклеген искәртте. Быел социаль ипотека программасын тормышка ашыруны финанслау мәсьәләсе аеруча кискен куелган, шуңа күрә өстәмә чаралар җәлеп итү мөмкинлеге зур әһәмияткә ия булып тора.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы видеоконференцэлемтә режимында Чистай һәм башка муниципаль районнар белән элемтәгә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International