Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев: “Без 2010 елга кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлешен 30 процентка кадәр җиткерү бурычын куйдык”
2009 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Дөньякүләм икътисади кризис тәэсир итмәсә, 2009 елда Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты 1 триллионга кадәр җиткән булыр иде. Бүген “БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумын ачу тантанасында бу турыда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әйтте.
Шуны искәртик: форум Татарстан башкаласы Казанда (“Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәге) уза. Аны оештыручылар – Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Әлеге чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнаша.
Халыкара форумда катнашучыларны сәламләп узгач, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2008 елда республикада тулай төбәк продуктының 930 млрд. сум тәшкил итүен әйтте. Узган ел төп капиталга инвестицияләр 268 миллиардтан артып киткән.
Бүгенге көнгә республикада чит илдән инвестицияләр керткән 800 предприятие эшли, шуларның 126 сы БДБ илләренең бизнес көчләре катнашында эшчәнлек алып бара.
2008 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 21,3 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән, шул исәптән 2,8 млрд. АКШ доллары БДБ илләренә туры килгән.
“Без инновацион икътисадка исәп тотып эш итәбез. Бу безнең стратегик юнәлешебез”, - диде Минтимер Шәймиев.
Ул нефтьне тирәнтен эшкәртү һәм экспортка юнәлдерелгән икътисадтан кире кайту өчен күп көч куярга кирәклеген әйтте.
“Якындагы 30 елда Татарстан елына 30 ар млн. тонна нефть чыгарачак. Бүгенге көндә без 30-32 млн. тонна нефтьнең бары тик 7 миллионын гына эшкәртәбез, һәм бу хәл безне канәгатьләндерми”, - диде Татарстан Республикасы Президенты. Түбән Камада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы проектын тормышка ашыру углеводородлар эшкәртү күләмен тагын 7 млн. тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Тәүлек саен Комплекс төзелешендә 60 млн. сум тотыла. Минтимер Шәймиев шулай ук күптән түгел Комплекс чикләрендә нефть эшкәртү күләмен икеләтә арттыру (тагын бер завод төзелә) турында карар кабул ителүен әйтте. Шулай итеп, якын киләчәктә Татарстан елына 21 млн. тонна нефть эшкәртә алачак.
Республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев Татарстанның 2010 елга кече һәм урта бизнесның тулай төбәк продуктындагы өлешен 30 процентка кадәр җиткерү бурычы куюын әйтеп узды.
Татарстан икътисадының тагын бер үсеш ноктасы – “Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерү. Анда инде 8 резидент теркәлгән, аларның икесе (шул исәптән “Соллерс Алабуга” компаниясе) производствосын ачып җибәргән.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, киләчәктә Татарстан үсешендә инновацияләргә өстенлек бирелергә тиеш.
“БДБ ның инновацион киңлеген үстерү. Бердәмлек илләре сәүдә-сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” Халыкара форумының пленар утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Форумда докладлар белән башкарма комитет рәисе – БДБ ның башкарма сәркатибе С.Лебедев, Евразия икътисади берләшмәсенең генераль сәркатибе Т.Мансуров, Казахстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Е.Кожасбай, фән һәм фәнсыйдырышлы технологияләр буенча Россия Дәүләт Советы Комитетының рәис урынбасары И.Игошин, Украинаның икътисад министры урынбасары В.Мунтиян, фән-техника өлкәсендәге кече форма предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фондының совет рәисе И.Бортник, Үзбәкстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Вәкиле И.Неъматов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз