Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы X5 Retail Group компаниясе белән киләчәк хезмәттәшлеккә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.

Очрашу Kazansummit 2014 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы илләренең алтынчы халыкара икътисадый форумы кысаларында Казанда Халыкара мәгълүмат үзәге территориясендә узды.

Яклар X5 Retail Group челтәре кибетләренә җирле җитештерүчеләр продукциясен китереп тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

X5 Retail Group компаниясе вәкилләре бүлү-җибәрү үзәге төзү турында сөйләделәр, мондый үзәк Татарстан Республикасы Зеленодольск районы территориясендә урнаштырылачак.

Рөстәм Миңнеханов өйдән ерак булмаган кибетләр форматында сәүдә нокталары санын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Без сезгә уртак проектларны гамәлгә ашырганда ярдәм итәргә әзер, диде ул, X5 Retail Group компаниясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International