Татарстан яңа инновацион икътисад төзи – белемгә нигезләнгән икътисад, һәм мәгариф системасы анда беречел әһәмияткә ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларның мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы башкарма органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.
Чара “Корстон” КСККнда узды һәм хәзерге заманда мәгариф үсешенең актуаль юнәлешләре һәм 2014-2015 уку елына бурычлары темасына багышланган иде.
Киңәшмәне Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, уку елына нәтиҗәләр ясау – мәгариф системасы өчен мөһим вакыйга, һәм быел Бөтенроссия киңәшмәсен уздыру урыны итеп Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 1500дән артык гомуми белем бирү һәм 2 мең мәктәпкәчә учреждение эшли.
Татарстан Республикасында инде дүртенче ел 2010-2015 елларга Мәгариф үсеше страгтегиясе уңышлы гамәлгә ашырыла. Мәктәпкәчә белемгә аерым игътибар бирелә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яңа мәктәпкәчә урыннар булдыру буенча масштаблы проект гамәлгә ашырылганы турында хәбәр итте – биш елда 30 меңнәнә артык урын булдырылыр дип көтелә. Монна тыш, дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә учреждениеләр челтәре дә үсә.
Татарстан Президенты шулай ук мәгариф оешмалары бердәм мәгълүмати мәгариф киңлегенә “Татарстан Республикасында электрон мәгариф” системасына берләштерелгәннәр икәнен әйтте. Мәктәп инфраструктурасын яхшырту өчен, 2012 елдан 5 елга исәпләнгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы ашырыла.
«Безнең эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе – сәләтле яшьләрне табу һәм ярдәм итү, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – республика һәм Россия регионнарының сәләтле балалары өчен интернатлар челтәре өештырыла».
Ул шулай ук Татарстанның Россия Федерациясендә мәктәп балалары өчен бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидерлар арасында икәнен ассызыклады.
«Безнең бурычыбыз – сәләтле балаларның үз сәләтләрен нәкъ менә Татарстанда куллана алулары өчен, шартлар булдыру», - дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ахырдан ул пленар утырышта катнашучыларга уңышлар теләде.