Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кубага килде

2014 елның 2 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Гаванага (Куба Республикасына) килде. Гавана халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Кубадагы Гадәттән тыш Һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Камынин каршы алды.

Кубада булганда Рөстәм Миңнеханов Кубаның беренче Вице-президенты Мигель Диас Канэль белән очрашачак, шулай ук Генетик инженерия һәм биотехнологияләр үзәге эше белән танышачак.

Эшлекле программаның төп чарасы – 32 нче FIHAV Халыкара Гавана ярминкәсендә Россия экспозициясен һәм Россия көнен ачуда катнашу. Татарстан Республикасы экспозициясе эшләгән вакытта кайбер килешүләргә имза салыначак. "Россия-Куба. Алга һәм бергә" бизнес-форумын ачу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты чыгышы планлаштырылган.

Моннан тыш, күргәзмә кысаларында Тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры – Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Родриго Мальмьерк һәм Куба Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Орландо Гильен белән очрашу каралган.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ОАО «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International