Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Без Johnson&Johnson белән хезмәттәшлек үсешенә өметләнәбез”
2014 елның 14 ноябре, җомга
Татарстанның Johnson&Johnson компаниясе белән медицина өлкәсендә озак хезмәттәшлек итүнең уңай тәҗрибәсе бар һәм ул киләчәктә хезмәттәшлек үсешенә өметләнә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков компания делегациясе белән очрашу барышында белдерде. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Икътисад министры Артем Здунов, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Очрашуны ачып, Татарстан Хөкүмәте башлыгы, Johnson&Johnson делегациясенең килүе республика җитәкчелеге өчен мөһим, чөнки сәламәтлек саклау үсеше, югары медицина технологияләре мәсьәләләре ТР да өстенлекле санала. “Безнең уңай нәтиҗәләребез бар – кеше гомеренең озынлыгы арта, яшь балалар үлеме күрсәткече кими, йөрәккә катлаулы операцияләр күбрәк ясала. Ләкин без зур потенциал да күрәбез, шуңа без Johnson&Johnson белән хезмәттәшлекнең киңәюенә өметләнәбез”, - диде Илдар Халиков.
Аның сүзләренчә, Татарстанның Johnson&Johnson белән хезмәттәшлеге җайланмалар сатып алуда, мәгариф өлкәсендә инде 5 ел санала. 2014 елда гына да республика тарафыннан 22 мең берәмлек хирургия җайланмалары, 600 берәмлек суставларның эндопротезлары сатып алынган. “Сәүдә өлкәсендәге хезмәттәшлектән тыш, уртак җитештерү проектларының да барлыкка килүен телибез”,- дип ассызыклады Илдар Халиков.
“Бүгенге очрашу кысаларында без мәгариф өлкәсендә дә, җайланмалар сатып алуда да хезмәттәшлекнең дәвам ителү юнәлешләрен билгеләүне, шулай ук сезнең медицина производствосының Татарстан территориясендә урнашуын да телибез”, - дип белдерде Илдар Халиков очрашу тәмамланганда, Johnson&Johnson делегациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз