Татарстан Президенты ЧТПЗ Директорлар советы рәисе белән очрашты

2014 елның 14 ноябре, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЧТПЗ» ААҖ Директорлар советы акционер рәисе Александр Федоров белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, «ЧТПЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Максим Игнатьев, «Алнас» ААҖ башкарма директоры Сергей Саченко катнашты.


Очрашуда катнашучылар ЧТПЗ нефть сервисы дивизион төркеменә керүче «Римера»ДК булган Әлмәт «Алнас» заводын үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар. Александр Федоров предприятиенең 9 айлык эш йомгаклары турында сөйләде. «Алнас»ның соңгы 5 ел эчендә рекорд производствога ирешүе турында хәбәр итте. Завод үзәктән качучы электр насослары җайланмалары җитештерә, сату күләмнәре ай саен 315 млн. сумга арта.


Очрашуда шулай ук ЧТПЗның Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлектә катнашу перспективалары каралды - ЧТПЗ вәкилләрен хезмәттәшлекне үстерү эш төркеме составына кертү турында карар кабул ителде.


Рөстәм Миңнеханов беледергәнчә, әлеге карар «Алнас» заводы үсешенә этәргеч бирәчәк, шулай ук Татарстан белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләргә тиешле өлеш кертәчәк.


Шулай ук ЧТПЗ Директорлар советы рәисе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергәләп «Алнас»та хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендәге эш турында да сөйләде. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча республика программасы яхшы нәтиҗәләр бирә. 9 ай эчендә предприятиедә бу күрсәткеч былтыргы белән чагыштырганда 40%ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International