Узган ел дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан килгән керем 13,3 миллиард сумны тәшкил иткән. Шуларның 8 миллиард сумы республика казнасын баеткан. 2013 ел белән чагыштырганда, керемнәр саны әллә ни үзгәрмәгән. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу тармакның җитәкчесе Азат Хамаев хәбәр итте. Коллегия эшендә ТРның беренче вице-премьеры Алексей Песошин катнашты.
Федераль закон чыгаруда булган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, чикләре булмаган җир кишәрлекләрен арендага бирүдән кергән 450 миллион сум акча республика казансыннан җирле органнарга күчерелгән. Сүз уңаеннан, муниципаль милек идарәсе тарафыннан җирле бюджет 5,5 миллиард сумга баеган, 2013 ел белән чагыштырганда, 7 процентка үсеш сизелә.
Әлеге министрлык, Росреестрның ТРдагы идарәсе белән берлектә, файдаланылмый торган җирләрне тартып алу белән дә шөгыльләнә. Мисал өчен, узган ел гына да ТРның Питрәч, Лаеш, Тәтеш муниципаль берәмлекләрендә урнашкан шундый 582 гектар җир тартып алынган.
Министрлык тарафыннан дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдалану буенча уздырылган 80 тикшерү барышында 4 мең квадрат метрга якын мәйдан әйләнешкә кертелеп, 17 миллион сумнан артык керем алынган. 28 акт исә прокуратурага, тиешле чаралар күрүгә юнәлдерелгән.
2014 елда Росреестрның Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 65 мең гектардан артык файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган. Бәхәсләрне судка кадәр чишү нәтиҗәсендә, бу мәйдан 33 мең гектарга кадәр кимегән.
Министр коллегия утырышында күчемсез милекнең кадастр бәясе хакында да сүз алып барды. “Җирләрнең кадастр бәяләренә бәйле бәхәсле очракларның кимүе сизелә. 2012 елда 528 иск, 2013 елда 480 т иск булса, узган ел бу сан 216 ны тәшкил иткән. Элек суд нәтиҗәләре буенча җирләрнең кадастр кыйммәте 3,5 тапкыр киметелә иде, хәзер бу сан 40 процентны гына тәшкил итә”, - дип белдерде Азат Хамаев.
“Хәзерге икътисади шартларда дәүләт ихтыяҗын яклау, аның керемнәрен арттыру һәм саклау төп бурычлардан санала. 2015 елның бюджеты муниципаль һәм дәүләт милкен файдаланудан алынган керемнәргә бәйле, шул исәптән җир кишәрлекләрен файдаланудан кергән салымнарга да. Республика һәм җирле бюджетны тулыландыруда ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы куйган бурычларны үтәр дип ышанасы килә”, - диде киңәйтелгән утырышта булган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.