Казанда янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XI Бөтенроссия ярышлары ачылды
2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XI Бөтенроссия ярышлары һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең ТР Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VI кышкы чемпионаты ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин катнашты.
Ярышларда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк үзәкләре һәм уку йортлары җыелма командалары катнаша. Россиянең 19 төбәгеннән 330 катнашучы һәм 20 команда чыгыш ясый. Ярышлар тарихында беренче тапкыр төп бүләк өчен кызлар да көч сынашачак.
Ярышлар катнашучылар парадыннан башланды, анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы - ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты. Тамашачылар өчен “Мгновение” бию театры чыгыш ясады.
Шулай ук ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин катнашты.
“Татарстан футбол һәм хоккейда да үз спорт казанышлары белән дан тота. Янгын сүндерү-гамәли спорт та искәрмә түгел. Бу ярышлар 11 нче тапкыр үткәрелә. Спортчыларның нинди дәрәҗәдә әзер булулары, профессиональ булулары янгын вакытында матди кыйммәтләрне саклауга гына бәйле түгел, ә иң мөһиме – кешеләр гомере”, - дип сөйләде Алексей Песошин.
Катнашучыларны Игорь Паньшин сәламләде. “Безнең янгын сүндерү-гамәли спорт елдан-ел динамик үсеш ала. Татарстан шартларны, икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, алга баруын һәм бу спорт төрен үстерүне дәвам итә. Бүген баш идарә башлыклары нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрсен өчен махсус чакырылды. Татарстан Россия чемпионы, бу республика, баш идарә башлыклары һәм барлык спортчылар хезмәте”, - дип белдерә Паньшин.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.