Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин 2009 елның якынча нәтиҗәләрен һәм 2010 елга фаразларны тәкъдим итте

2009 елның 5 октябре, дүшәмбе
2009 елның якынча нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Республикасы тулай төбәк продуктының күләме – 877 млрд. сум, сәнәгый җитештерү күләме – 750 млрд. сум тәшкил итәргә мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында бу турыда Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Утырыш 2010 елга һәм планда каралган 2011, 2012 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсешен фаразлауга, Татарстан Республикасының “2010 елга һәм планда каралган 2011, 2012 нче елларга Татарстан Республикасы бюджеты турында” дигән закон проекты турында фикер алышуга багышланган иде. Моннан тыш, утырышта катнашучылар 2010 елга һәм планда каралган 2011, 2012 елларга Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды бюджеты турында да сөйләштеләр.
Утырышны, барлык муниципаль районнарны тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Марат Сафиуллин шуны хәбәр итте: 2009 елның якынча нәтиҗәләренә караганда, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү - 128 млрд. сум, инвестицияләр күләме 240 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Икътисадтагы тоткарлык тудыра торган факторлар арасында Татарстан Республикасының икътисад министры банкларның кредит бирү процессы акрынаюын, дебит һәм кредит бурычларын, тарифларга бәйле эш күләмен (халыкның да, сәнәгатьнең дә) билгеләп үтте.
Марат Сафиуллин республика икътисадының 2010 елга фаразланган күрсәткечләрен дә әйтеп үтте.
Әйтик, 2010 елда тулай төбәк продукты – 2,4 процентка, сәнәгый җитештерү күләме – 2, авыл хуҗалыгы производствосы – 4,7 процентка артырга (156 млрд. сум тәшкил итәргә), транспорт сферасы – 2 процентка (102 млрд. сум), ваклап сату әйләнеше – 3 процентка артырга (2010 елда 462 млрд. сум тәшкил итәргә), инвестицияләр 1,7 процентка үсәргә мөмкин.
Татарстан Республикасының икътисад министры 2010 елда 2 млн. кв. метр торак төзү планлаштырылуын билгеләп үтте.
Гомумән алганда, 2010 елда тулай төбәк продукты, якынча исәпләүләр буенча, 950 млрд. сумнан артык, сәнәгый җитештерү күләме 834 млрд. сум булыр дип көтелә. 2010 елда республикада көтелгән хезмәт хакы – 16,3 мең сум, халыкның акча кереме 15,9 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.
Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, 2010-2012 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешен фаразлау Россия икътисадының Россия Федерациясе Хөкүмәте хуплаган үсеш шартларын исәпкә алып һәм республиканың агымдагы елдагы үсеш динамикасы һәм нәтиҗәләреннән чыгып эшләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International