Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Россия – спорт державасы” форумын оештыруга бәйле сорауларга туры эфирда җавап бирде

2009 елның 6 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Вести24” Россия мәгълүмат каналыннан туры эфирда трансляцияләнгән матбугат конференциясендә катнашты.
Матбугат конференциясе 22 нче – 25 нче октябрьдә Казанда “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумын оештыру һәм үткәрүгә багышланган иде.
Әлеге чара ике урыннан: Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге матбугат үзәгеннән һәм Казандагы студиясеннән трансляцияләнде.
Мәскәүдә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына Россия Хөкүмәт рәисенең урынбасары – форумны оештыру комитеты башлыгы Александр Жуков, Россия Федерациясенең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы сәркатибе Алексей Кулаковский җавап бирде.
Матбугат конференциясен ачып, Александр Жуков форумны ел саен үткәрү күздә тотылуын әйтте. Аны Россиянең спорт һәм спорт инфраструктурасын үстерүдә аеруча зур уңышларга ирешкән шәһәрләрендә үткәрү планлаштырыла.
“Казан беренче форумны үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмады. Бу – 2013 ел Универсиадасының башкаласы, бүгенге көндә илебездә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәһәрләрнең берсе. Форумда якынча 1300 кеше катнашачак, шуларның 300 е – чит ил вәкилләре, 100 дән артыгы – массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре”, - диде Александр Жуков.
Моннан тыш, күп кенә халыкара һәм Европа спорт федерацияләре җитәкчеләре “Россия – спорт державасы” форумында катнашачакларын раслаган инде.
Форум кысаларында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү; 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарын һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрү советы утырышы булачак (аны 23 нче октябрьдә Россия Президенты Дмитрий Медведев үткәрәчәк).
Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, Казан актив рәвештә Универсиада-2013 кә әзерләнә, һәм форум барышында анда катнашучыларны спорт объектлары төзелеше, оештыру эшләре белән таныштыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры журналистларга Татарстанда физкультура һәм спортның үсеше турында тулы мәгълүмат бирде.
Аның сүзләренә караганда, республикада массакүләм спортка да, югары казанышлар спортына да игътибар бирелә. Бүгенге көндә республикада 8,5 мең спорт корылмасы төзелгән, алар арасында “Баскет-Холл”, “Татнефть-Арена” боз аренасы, ясалма боз җәелгән 30 түбәсе ябулы шугалак төзелгән. Соңгы 10 елда Татарстанда 118 бассейн, 41 стадион, 84 физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм якынча 70 яңа балалар спорт мәктәбе, 2 Олимпия резервы училищесы барлыкка килгән.
“Бүгенге көндә республикада яшәүче һәр бишенче кеше спорт белән даими шөгыльләнә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Спорт инфраструктурасыннан файдалануга килгәндә, соңгы өч елда Казанда дүрт дөнья чемпионаты, зур Европа ярышлары үткәрелде, 2008 елның сентябрендә Россиянең I җәйге Универсиадасы финалы булды.
Универсиада-2013 кә әзерлек кысаларында Татарстан башкаласында 30 спорт корылмасы төзелә, шуларның яртысы, бу инфраструктураларда яшьләр шөгыльләнә алсын өчен, югары уку йортлары каршында торгызыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, 29 объектта төзелеш эшләре алып барыла, якын арада тагын бер объектны – зур футбол стадионын төзүгә керешәчәкләр.
“Татарстан спорт инфраструктурасын арттырырга һәм физкультура, спортны үстерергә мөмкинлек бирә торган барлык федераль программаларда катнаша”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу сүзләргә аңлатма биреп, Россия Федерациясенең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстанның федераль үзәк белән тиешенчә эшли белә торган төбәк булуын, кушылган эшне монда дөрес, сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарып чыгуларын билгеләп үтте.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы сәркатибе Алексей Кулаковский, үз чиратында, оештыру комитетында форумны Казанда әзерләүгә карата сораулар булмавын, тулысынча теләктәшлек табылуын әйтте. Ул шулай ук Казан белән атналык киңәшмәләр видеоконференцэлемтә режимында оештырылганлыгын, моның вакытны экономияләргә ярдәм итүен билгеләп үтте (җиһазлар Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллегендә урнаштырылган).
Форум ике чыганактан - бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финанслана.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры 22 нче – 25 нче октябрьдә форум кысаларында Универсиада-2013 кә төзелгән ике спорт объекты – Теннис академиясе һәм Көрәш сарае файдаланылачагын әйтте.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы түбәндәгеләрне ассызыклап үтте: спорт объектларын төзеп бетергәч, алар белән профессиональ идарә итәргә кирәк булачак. Моның өчен белемле кадрлар әзерләргә кирәк. “Боларның барысын да хәл итәсебез бар әле”, - диде ул.
Матбугат конференциясе барышында федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Казанда күптән түгел булып узган “Дакар” сериясенең “Ефәк юл” халыкара раллиен оештыруга һәм аның сыйфатына бәя бирүне үтенделәр.
Александр Жуков шунысын билгеләп үтте: аңа бу тәкъдим белән мөрәҗәгать иткәч, ул аны тормышка ашырырга мөмкин икәнлегенә ышанмаган әле.
“Мин раллины оештыру эшенә Татарстан һәм “КАМАЗ” ААҖ алынганлыгын белгәч кенә риза булдым”, - диде Россия Хөкүмәте вице-премьеры.
Виталий Мутко: “Ефәк юл” раллие Казанның төрле дәрәҗәдәге ярышларны үткәрә алуына бер дәлил булып тора. Барысы да төптән уйлап һәм тәртипле оештырылды”, - диде. Ул Казан үзәгендә раллиның кереш өлешен үткәрү өчен ясалган махсус мәйданчыкны (2013 ел Универсиадасы якынлашуын аңлата торган 2013 метрдагы трасса участогын) аерым билгеләп үтте.

“Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумы турында тулырак мәгълүмат - http://www.sportforumrussia.com/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International