Рөстәм Миңнеханов Дубайда AIM-2015 форумында Татарстан Республикасындагы инвестицион климат турында сөйләде

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда Annual Investment Meeting (AIM-2015) ел саен үткәрелә торган инвестицион форум утырышында Татарстан Республикасындагы инвестицион климат турында сөйләде.

Инвестицион форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов туры чит ил инвестицияләренең тотрыклы үсешне тәүмин итүдә роле турындагы панель дискуссиядә катнашты. Доклад белән чыгыш ясаучылар арасында Халыкара сәүдә палатасы генераль секретаре Джон Данилович, БМО Генераль секретаре урынбасары Канде Юмкелла, халыкара үзәкнең башкарма директоры Аранча Гонзалес бар иде.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында икътисадый, социаль өлкәдә алдынгы регион.

«Инфраструктурага без аерым игътибар бирәбез, - дип әйтте ул. – Безнең техно һәм индустриаль парклар – тулысынча инвесторларга әзерләнгән мәйданчыклар. Без инвесторлар белән “бер тәрәзә” режимында эшлибез, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы - бу мәсьәләдә җаваплылык үзәге».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, “Алабуга” МИЗ мәйданчыгына җитди игътибар бирәбез. Резидент компанияләргә биредә уңай климат булдырылган, дип ышандырды Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шул исәптән – салым льготалары һәм таможня преференцияләре.

Дискуссия модераторы сорауларына җавап биреп Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан нефть химиясенә, автомобиль төзелешенә һәм агач эшкәртү өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итәргә тели.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Россиянең икътисадый үсеше каршылыклы шартларда уза, шуңа күрә дөньяның башка илләреннән инвестицияләрне җәлеп итү, Россиянең регионы буларак, Татарстан өчен алдынгы бурыч. Шул ук вакытта Татарстанга Азия һәм Көнчыгыш белән хезмәттәшлек итү бик мөһим. «Россиягә карата кызыксыну сүрелми, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Республика территориясендә чит ил заводлары эшли, якын арада тагын берничә производство ачу планлаштырыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International