Рөстәм Миңнеханов Annual Investment Meeting инвестицион форумы кысаларында берничә эшлекле сөйләшү һәм очрашу уздырды

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) Икътисад министры Солтан Әл- Мансури белән очрашты.

Очрашу бу көннәрдә Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында узды. Очрашуда шулай ук БГӘдә Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасының Дубай шәһәрендәге сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Солтан Бин Сәед Әл-Мансурига кунакчыллыклары һәм инвесторлар өчен эчтәлекле һәм файдалы форум өчен рәхмәт белдерде. Безнең Әмирлекләр белән хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, диде ул, безнең мөнәсәбәтләр киңәя бара. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россиядә БГӘ үзенең кызыклы проектларын инвестицияләү өчен идеаль урын булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, Татарстан белән БГӘ арасында хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Әмирлекләр арасында хезмәттәшлекнең түбәндәге юнәлешләре булырга мөмкин: ислам финанславын җәлеп итү, «КАМАЗ» ААҖ автомобильләрен һәм Татарстанда җитештерелгән вертолетлар китерүне, шулай ук күргәзмә эшчәнлеген киңәйтү. Аның сүзләренчә, уртак проектлар икътисадның төрле өлкәләрендә булдырылырга мөмкин.

Үз чиратында БГӘнең икътисад министры Солтан Бин Сәед Әл-Мансури белдергәнчә, былтыр ул барып күргән барлык илләрдән, Россиянең бер регионы буларак, Татарстан миндә күркәм һәм тирән хисләр калдырды. «Сез традицияләр белән заманчалык арасында баланс таба алгансыз, - диде ул. – Барлык эшләрнең уңышлы баруы төрле мәдәниятләр, диннәр һәм халыклар арасында тату һәм тыныч яшәү рәвешен аңлауга нигезләнә».

Сөйләшүләр барышында яклар хезмәттәшлек перспективаларын югары бәяләделәр. Рөстәм Миңнеханов Солтан Бин Сәед Әл-Мансурины Казанда 15-16 июнендә булачак KazanSummit-2015 халыкара инвестицион форумына чакырды.

Аннары AIM-2015 инвестицион форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Марокко Җайланмалар белән тәэмин итү, транспорт һәм логистика министры Азиз Рабах һәм Катар Икътисад һәм коммерция министры Шәех Әхмәд Бен Җассим Бин Мөхәммәд Әл-Тани белән очрашты.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Хосусый секторны үстерү ислам корпорациясе генераль директоры Халед Мөхәммәд Әл-Абуди киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Россиянең һәм, аның бер субъекты буларак, Татарстанның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләре динамик рәвештә үсә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, ислам финанславы һәм банкинг Татарстан өчен перспектив һәм кызыклы булырга мөмкин. Халед Мөхәммәд Әл-Абуди Хосусый секторны үстерү ислам корпорациясе белән хезмәттәшлекне активлаштыру фикерен хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International