Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләрендә азык-төлекне сатып-алулар һәм ашатуны оештыру мәсьәләләрен катыгый контрольдә тотарга йөкләде. Бу хакта ул бүген ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмә 2015 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2015 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланган иде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов аерым учреждениеләрдә, күрсәтеләүче хезмәт күләме кимүгә карамастан, 2015 елның беренче кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда азык-төлек сатып алуга чыгымнар 1,5 мәртәбә артканына икътибар итте.
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениеләрендә азык-төлекне сатып алу мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, хәзерге хәл – коточкыч.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, министрлыклар һәм җирле идарә органнарына вәзгыятьне катгый тикшереп торырга һәм бюджет акчаларын нәтиҗәсен туздыруны булдырмаска кирәк.
Киңәшмә барышында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, беренче кварталда чыгнымнар буенча бюджет үтәлүе нәтиҗәле булуга карамастан, бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм рациональ файдалану бурычы акталь булып кала. Консолидацияләнгән бюджеттан дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен азык-төлек продуктларына һәм дару препаратларына чыгымнарны мониторинглау уздырылган. 2015 елга консолидацияләнгән бюджеттан азык-төлеккә чыгымнар күләме 6,5 млрд. сум күләмендә планлаштырылган, шуларның 2,3 млрд. сумы – дәүләт учреждениеләренә (гомуми күләмнән 35 %), 4,2 млрд. сум - муниципаль учреждениеләргә (65%). Мониторинг ачыклаганча, бюджет учреждениеләрендә азык-төлеккә чыгымнар рациональлерәк файдаланыла.