Рөстәм Миңнеханов: Иннополис күпләрне җәлеп итәчәгенә ышанам

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Иннополисның шәһәр чикләре – үсәргә тишле шәһәр чикләре билгеләнде. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән ике яклы очрашуда белдерде.

Очрашу Иннополис шәһәр иярчене территориясендәге Попов ис. технопарк бинасында узды. Искәртик, Иннополис бүген Дмитрий Медведев, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ  вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм башка рәсми затлар барында тантаналы рәвештә ачылды.

Очрашу барышында Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны бары өч ел элек кенә Иннополис төзелеше башлауны билгеләгән капсуланы салу узды, ә бүген инде нәтиҗәне күреп булуы белән котлады.

«Бүген без нәтиҗәне күрә алабыз – заманча, инновацион үзәк калкып чыкты. Гомумән, үсәчәк һәм киңәячәк шәһәр чикләре билгеләнде, ул Татарстанда гына түгел, ә бөтен илебездә югары технологияләр үсешенә нигез булачак, - дип белдерде Дмитрий Медведев. – Бу дәүләт-хосусый партнерлыкның яхшы мисалы, без аны хөкүмәт һәм республика программалары белән ныгыттык, иң яхшы җир бүлеп бирдек- бу искиткеч урын. Әмма иң мөһиме, биредә бик заманча, яңа тарих барлыкка килде». 

РФ Хөкүмәте Рәисе шулай ук Иннополиста күргәннәре белән уртаклашты. «Без «Иннополис» универститетын карадык, - дип әйтте ул. – Ул төп принципларга нигезләнә, бакалавриат, халыкара профессура бар, тулай торагы яхшы, хәзер кампусы да бар. Студентлар канәгать, аларга кампус гына түгел, ә белем дәрәҗәсе дә ошый, ә бу - безнең киләчәк», – дип әйтте Дмитрий Медеведев. 

Ул шулай ук каблу ителгән карарларның беренче өлеше башкарылганын билгеләде, һәм хәзер перспективалар турында да сөйләп була.

«Өч ел элек яңа шәһәр төзелеше турында карар кабул ителде, сез аның дөрес карар булуына ышандыгыз, - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. – Без үз программа продуктларын булдырырга тиеш, әлегә чит ил программа продуктлары бик күп». 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, кыска вакытта иң беренче чиратта Иннополис шәһәрен дөрес планлаштырып булды. Ул ассызыклаганча, төзелеш һәм дизайнны безнең белгечләр башкарды.

«Иң мөһиме, шул чакта сез университет төзелешен хупладыгыз, чөнки бу – аның үзәге. Ул әзер – бу әле 1,5 мең студентка исәпләнгән беренче комплекс, безнең бурыч - бу санны 5 мең студентка җиткерү», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Берничә айдан Иннополиста мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә әзер булачак. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме, биредә искиткеч инфраструктура.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Иннополиста тармыш өчен бөтен кирәклесе бар, мәктәп, балалар бакчасы, хатаханә – болар барысы да берничә айдан әзер була. Моннан тыш, аның сүзләренчә, биредә бик әйбәт инфраструктура булдырылды.

«Бу урын күпләрне җәлеп итәчәгенә ышанам,  - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең бурыч – монда Татарстан, Россиядән һәм чит илләрдән яшьләрне җәлеп итәрлек  конкурентлы мохит булдыру. Шуңа күрә без киләчәктә дә бу проект Россия Хөкүмәте химаясендә булуын теләр идек, ә без үз чиратыбызда яхшы шартлар тудыру өчен, барлык көчне куячакбыз». 

«Без Иннополисның барлык өлешләре – технопаркны, университетны үстерүдә дә бергә эшләрбез. Ышанам ки,  яхшы сыйфатлы, заманча шәһәр килеп чыгачак, анда безнең кешеләр эшлиячәк һәм илебезгә файда китерәчәкләр», – дип йомгаклады Дмитрий Медведев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International