Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Валерий Кандилов: Татарстанда 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен, 16,5 мең кеше җәлеп ителәчәк
2010 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелгән брифингта2010 елның октябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) үткәрелү турында журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов сөйләде.
Ул илдә халык санын алу 14 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр (“2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны оештыру турында” 2009 ел, 23 нче июль, 1074 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары) үткәреләчәген искәртте.
Бүгенге көндә сан алу битләре бланклары Россия Федерациясе Хөкүмәте әмере (2009 ел, 16 нчы декабрь) буенча расланган.
2010 елгы яшәү шартларына багышланган сан алу битендә бүлмәләрнең уңайлык төрләре исемлеге киңәйтелде. Валерий Кандилов фикеренчә, милләт һәм телләр белү мәсьәләләре күпкә коррект ясалган. Шул ук вакытта 2010 елгы ВПНда һәрбер гражданин милләтен үзе билгеләргә тиеш (элек фатирда яшәүче туганнар сүзләреннән язарга ярый иде).
Сан алучыларга ишекләрен ачарга теләмәгән я курка торган гражданнар өчен республикада стационар көн оештырылачак: сан алучылар янына кешеләрнең үзләренә килергә мөмкин булачак (нигездә, мондый пунктлар дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарына сайлаулар гадәттә үткәрелә торган район мәдәният йортлары, мәктәпләре һ.б. нигезендә оештырылачак).
Валерий Кандилов Татарстанда халык санын алуны үткәрүгә әзерләнү эшләренең 2008 елның апрелендә башлануын хәбәр итте. Халык санын алуны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итү республика һәм территориаль комиссияләре формалаштырылды һәм эшли башлады. Республика комиссиясен Татарстан Республикасы Премьер-министры, 43 муниципаль районда һәм Яр Чаллы шәһәрендә – башлыклар, Казан шәһәрендә - башкарма комитет җитәкчесе җитәкли.
Бүгенге көндә халык санын алуны үткәрү өчен кирәк булган сорауларның төп блогы төгәлләнде.
Бу - беренче чиратта, территориаль бүленеш, админстратив-территориальһәм муниципаль бермәлекләрнең чикләре.2010 елның май аена кадәр әлеге блок буенча барлык эшләр тәмамланачак, дип хәбәр итте Валерий Кандилов. Иң төгәл нәтиҗәләрне алу өчен, майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының халык санын алу вакытына теләсә кайсы үзгәртүләрне туктату турында карар кабул итүе күздә тотыла.
Алга таба республикада шәһәр һәм районнарның адреслы хуҗалыклары тәртипкә китерелде. Аерым алганда, Казанда адреслы хуҗалыкны тәртипкә китерү 2010 елның февралендә тәмамланачак.
Халык санын ачыклау өчен, барлык районнарда, шәһәрләрдә Россия Федерациясе гражданнарын тору һәм яшәү урыннары буенча теркәү һәм теркәү исәбеннән төшерү кагыйдәләре үтәлүе тикшерелде.
Татарстанда халык санын алуны үткәрү өчен, якынча 16,5 мең кеше җәлеп ителәчәк, шул исәптән 9 мең кешедән артыгы – сан алучылар үзләре. Уртача хезмәт хаклары якынча 5,5 мең сум тәшкил итәчәк. Һәрбер сан алучы форма, портфель һ.б. белән тәэмин ителәчәк. Бигрәк тә криминоген микрорайоннарда эшләрне алып бару өчен, сан алучыларны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре озатып йөриячәк.
Гомумән, халык санын алуны үткәрү максатыннан, подъездларга, йортларга керү мөмкинлеген тәэмин итү, халык арасында аңлату эшләрен үткәрү өчен, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы органнары, идарә итүче компанияләр, торак хуҗалары берләшмәсе рәисләре, йортлар буенча өлкәннәр җәлеп ителәчәк.
Валерий Кандилов сүзләренә караганда, халык санын алу кысаларында эшләү өчен, студентлар, укытучылар, социаль хезмәт эшчеләре, мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарны җәлеп итү күздә тотыла. Бер сан алучыга уртача 400 кеше йөкләнәчәк.
Валерий Кандилов, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре сорауларына җавап биреп, узган 2002 елгы халык санын алуда гражданнарның гомуми саныннан якынча 0,69 % кешенең катнашмавын хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, билгеле бер яшәү урыны булмаган затларның дә саны алыначак. Шуның өчен сан алучылар милиция хезмәткәрләре белән тыгыз рәвештә эшләячәкләр.
Республикада муниципаль районнар арасында 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны иң яхшы рәвештә оештыру һәм үткәрү конкурсы узачак (тиешле карар якын арада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителәчәк).
Тулырак мәгълүматны алу өчен, пресс-релизны карагыз -
http://prav.tatar.ru/tat/pressa/news-release.htm/press-release/130744.htm
Оценить материал и/или оставить мнение
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз