Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы үзенең алдынгы позицияләрен бирми
2010 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында 2009 елда Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Әсгать Сәфәров, шулай ук башка рәсми затлар катнашты.
Үз чыгышында республиканың Премьер-министры эчке эшләр органнарының узган елгы хезмәтен югары бәяләде. “Менә инде озак вакыт дәвамында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының үз позицияләрен бирмәве бик мөһим. Кризис вакытында криминаль структуралар, гадәттәгечә, активлашырга тырышалар, әмма, бәхеткә каршы, республикада ситуация контрольдә тотыла. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы – барлык министрлыклар арасында иң инновационнардан берсе. Безнең коралланышта соңгы вакытта барлыкка килгән техник һәм технологик мөмкинлекләр - дөньяда иң алдынгылардан. Татарстанның барлык уңышларында хокук саклау органнарының роле зур,” – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров мәгълүматларына караганда, 2009 елда Татарстанда 16,5 мең авыр һәм аеруча авыр җинаять теркәлгән, бу охшаш узган ел күрсәткеченнән 16 % ка диярлек кимрәк. Шул ук вакытта аларның чагыштырмача өлеше - теркәлгән җинаятьләрнең гомуми массивында 23 % тәшкил итә – Россия (27 %) һәм Идел буе федераль округы (25 %) буенча уртача күрсәткечләргә караганда күпкә кимрәк. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ачылу артты һәм 67 % тәшкил итте. Җинаятьләрнең бирелгән категория структурасында яртысыннан артыгы – милеккә каршы җинаятьләр (57 %), наркотиклар белән бәйлеләре - 25 %, тормышка һәм сәламәтлеккә каршы булганнары бары тик 4 % тәшкил итә.
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз