Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен бирде

2010 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бүгенге утырышта Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен бирде.
Аның кандидатурасы 27 гыйнвар көнне Россия Презилденты Дмитрий Медведев тарафыннан кертелгән иде.
Рөстәм Миңнехановка республика башлыгы вәкаләтләрен йөкләү яклы 94 депутат тавыш бирде, каршы тавышлар – 0. Кандидатка вәкаләтләр йөкли алу өчен күпчелек депутатларның тавыш бирүләре сорала иде.
Исегезгә төшерәбез, декабрь ахырында Татарстан Республикасы Президенты урынына “Бердәм Россия” өч кандидатура тәкъдим иткән иде. Алар – республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм гамәлдәге Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.
22 гыйнварда Дмитрий Медведев белән очрашуда Минтимер Шәймиев аның Татарстан Республикасы Президенты постындагы вәкаләтләрен озайту буенча сорауны карамау турында үтенечен белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев вәкаләтләренең срогы 25 мартта тәмамлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International