Россия Федераль салым хезмәте башлыгы: "Татарстан җитәкчелеге кризислы 2009 елга яхшы әзерләнгән"

2010 елның 5 феврале, җомга
Татарстан җитәкчелеге катлаулы 2009 елга яхшылап әзерләнде, бу республикага финанс кризисының тискәре нәтиҗәләрен киметергә мөмкинлек бирде. Бүген Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мокрецов Министрлар Кабинетында республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясендә әнә шундый фикерне белдерде.
Коллегия утырышын ачып, Р.Миңнеханов 2009 елның республика өчен бик катлаулы булуын ассызыклады. “Бөтендөнья финанс кризисы Татарстанга да кагылды, без шактый керемне югалттык. Безнең салым структуралары көйле эшләмәсә, Россия финанс министрлыгы ярдәм итмәгән булса, вәзгыять бик тә катлаулы булыр иде”, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин үз докладында китергән мәгълүматларга караганда, 2009 елда Татарстанда салым органнары тарафыннан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 210,1 миллиард сум акча җыелган, бу 2008 елга караганда 65 миллиард сумга кимрәк. Шул исәптән, федераль бюджетка – 77,8 миллиард (49 миллиардка ким), Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 85 миллиард сум акча (15,6 миллиард сумга азрак) килгән.
31,7 миллиард сум күләмендә физик затлар кеременә салым җыелган, физик затлар кеременә салым 37,3 процент тәшкил иткән. Табышка салым барлык дәрәҗәдәге бюджетларга – 28 миллиард, өстәмә кыйммәт салымы – 15 миллиард, файдалы казылмалар табуга салым 62 миллиард сум акча китергән.
Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мокрецов Татарстан салым органнарының эш нәтиҗәләрен шәрехләде. Ул киңәйтелгән коллегия оештырган өчен Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, анда салым хезмәткәрләре генә түгел, Финанс министрлыгы һәм казначылык органнары җитәкчеләре дә катнашты. Михаил Мокрецов 2009 елда Татарстан җитәкчелегенең икътисади сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеген югары бәяләде. “2009 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы, Россия белән чагыштырганда, азрак кимеде. Бу хакимиятләрнең катлаулы вәзгыятькә әзерләнүе хакында сөйли”, – дип ассызыклады М.Мокрецов.
Михаил Мокрецов Россия һәм Татарстанның салым хезмәтләре хәрәкәт итәргә тиешле кайбер юнәлешләрне билгеләде. “2009 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы артты, ә шул ук вакытта физик затлар салымына керем кимеде, – дип ассызыклады Федераль салым хезмәте җитәкчесе. – Хезмәт хакы буенча бурычлар да кимеде. Бу яхшылап өйрәнүне сорый торган тема”.
Михаил Мокрецов ассызыклаганча, хәзер төбәк бюджетлары өчен физик затлар кеременә салым төп салым булып тора һәм аны ныклап күзәтергә кирәк. “Моны быел эшләү мөһим, чөнки бизнес фондка түләүләр артуын көтә һәм эшмәкәрләр төрле схемалар нигезендә физик затлар кеременә салым буенча түләүләрне киметергә омтылырга мөмкин”, - дип белдерде М.Мокрецов.
Федераль салым хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан Республикасында табышка салым – 29, Россиядә 50 процентка кимегән.
Михаил Мокрецов Татарстанның салым органнарына бурычларны киметү буенча эшләгән өчен рәхмәт белдерде. 2009 елда республикада салым буенча бурычлар 8 процентка кимесә, Россиядә 12 процентка арткан. Салым хезмәте бурычларны кайтарып алу вакытын озайтырга тәкъдим итте, дип белдерде Федераль салым хезмәте җитәкчесе. “Хәзер иң зур срок ярты ел тәшкил итә. Бу срокта авыр вәзгыятькә эләккән бизнес еш кына урнашып бетә алмый һәм без милеккә арест салырга яки сатарга керешәбез. Шуңа күрә без бу срокны бер елга озайтуларын сорадык, - дип белдерде М.Мокрецов. – Бу бизнес таләп итә торган “салым каникуллары” була инде”.
Федераль салым хезмәте җитәкчесе электрон хезмәтләр куллануга күчүнең әһәмияткә ия булуын ассызыклады. М.Мокрецов сүзләренчә, бөтен Россия буенча дәүләт хезмәтләре порталы эшли башлаган беренче көнне үк 10 миллион кеше төрле түләүләрен башкарган. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына да бу квитанцияләр буенча 51 миллион сум акча кергән.
“Безне борчыган мәсьәләләрне ачып бирдегез, - дип мөрәҗәгать итте М.Мокрецовка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. – Бөлгенлеккә килгәндә безнең бурыч предприятиене саклап калу, алайса беркем бернәрсә ала алмаячак. Электрон сервисларны үстерергә телибез. Әлбәттә, салым органнары салым түләгәннән соң гына контрольдә тотарга түгел, ә даими мониторинг ясап барырга тиеш”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International