Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумында катнашты
2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумында катнашты (Мәскәү, ВДНХ территориясе).
Форумның кунаклары башкарма хакимиятнең федераль органнарының, әйдәп баручы зур компанияләрнең җитәкчеләре, инновацион бизнес өлкәсендәге алдынгы галимнәр һәм экспертлар булды.
IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумында Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, “Россиядә бизнес өлкәсе аңлаешлы була бара, бездә инфраструктурага акча кертү, инновацияләр өчен уңайлырак мохит булдыру, “Сколково” кебек проектларны гамәлгә кертү, венчур инвестицияләү белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килә”.
Россия Хөкүмәте рәисе берничә тенденцияне билгеләде.
Беренчесе – хезмәт базарын реструктуризацияләү. Автоматлаштыру, робот техника, ясалма интеллект системасы түбән квалификацияле хезмәтне кысрыклап чыгара икән, ул вакытта беренче урынга фаразлау һәм иҗат итү мөмкинлеге чыга. Бу инженер һәм программистларга гына түгел, бәлки иҗат итә торган һөнәрләргә дә кагыла.
Икенчесе – яңа тормышка цифрлар дөньясында туган буынның килүе. Алар цифрлар технологиясен куллануга өйрәнгән, күбрәк вакытларын интернетта уздыралар, шуңа да күп товарлар һәм хезмәтләр шул юл белән алына. Бу дәүләт практикасында исәпкә алынырга тиеш.
Өченчесе – мөһим технологияләрнең, шул исәптән биомедицинаның алга китүе. Бүген социаль чынбарлык кына үзгәреп калмый, ә бәлки кешенең сәламәтлеген ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Моңа зур игътибар бирергә кирәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Россия Хөкүмәте рәсми сайты материаллары файдаланылды.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз