Минтимер Шәймиев Болгарда кунакханә комплексын төзү буенча киңәшмә уздырды

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген Болгарда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча оператив киңәшмә уздырды.

Аны төзү эшләре быел апрель ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче нигез ташын салу тантанасы белән башланды. Татарстанның “Татнефть” һәм “ТАИФ” кебек зур нефть компанияләре яңа проектның инвесторлары булды. Болгардагы кунакханә комплексы компаниясе идарәчесе итеп Кorston Group сайланган иде.

Бүгенге комплексның төзелеш мәйданчыгында узган киңәшмәдә Кorston Group президенты Анатолий Кузнецов һәм “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль директоры Раис Мөбәрәкҗанов катнашты.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, кунакханә комплексының иң яхшы исеменә конкурс уздырылды һәм күптән түгел аңа нәтиҗә ясалды. Татарстанлылар интернет аша тавыш биреп, Болгарда яшәгән һәм иҗат иткән бөек шагыйрь – “Кол Гали” исемен сайладылар.

“Иделнең матур яр буенда, табигать кочагында урнашкан комплекс туристларның һәм борынгы Болгарга кунакка килүчеләрнең яраткан урынына әвереләчәк”, - дип йомгаклады ул.

“Кол Гали” кунакханә комплексының ачылышы 2017 елга планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International